2024 елда ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге тарафыннан төзүчеләргә 299 бәяләмә бирелде

2025 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

2024 елда Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан төзелгән (реконструкцияләнгән) капиталь төзелеш объектларының проект документациясе таләпләренә туры килүе турында 299 бәяләмә бирелде, шулай ук документ бирүдән баш тарту турында 152 карар чыгарылды.

Исегезгә төшерик, ярашлылык турында бәяләмәне рәсмиләштерү актыккы тикшерү турында уңай акт, башкару документларының тулы пакеты һәм элек ачыкланган барлык хокук бозулар бетерелгән очракта гамәлгә ашырыла.

Казанда, шулай ук Татарстанның эре шәһәрләрендә, районнарында төрле функциональ билгеләнештәге яңа объектлар төзелеше елдан-ел киңәя бара. Болар – торак йортлар, шул исәптән республика социаль ипотека программасы буенча төзелә торган, балалар бакчалары, мәктәпләр, хастаханәләр, спорт комплекслары, мәдәни үзәкләр, автомобиль юллары һәм юл инфраструктурасы.

2024 елда Казанда, Чаллыда, Буада, Арчада, Аксубайда, Әлки районының Базарлы Матагында, Биектауда социаль ипотека йортларына ярашлылык бәяләмәләре бирелде.

Уку елы башына мәктәп учреждениеләре ТР ДТК инспекциясеннән бәяләмәләр алды. Алар арасында – Биектау авылында 1224 урынга исәпләнгән мәктәп, шул ук санда укучылар өчен Казан шәһәренең Совет районы Родина урамындагы мәктәп һәм Чаллы шәһәренең 65 нче микрорайондагы мәктәп, Саба районында реконструкцияләнгән И.С. Башкиров исемендәге Завод-Нырты мәктәбе.

Бохара урамындагы «Первый» («Беренче») һәм Ягодинская урамындагы «Крылья» («Канатлар»), Питрәч районының Көек авылындагы «Улыбка» («Елмаю»), Зеленодольск районының Васильево авылындагы «Мир детства» («Балачак иле») кебек күп кенә башка балалар бакчалары да ярашлылык бәяләмәләрен алдылар.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге җитәкчесе Вәли Нәҗмиев сүзләренчә, стратегик объектлар һәрвакыт ведомство күзәтчелегендә тора. «Июньдә  Әлмәттә Риза Фәхретдин исемендәге яңартылган үзәк мәчет ачылды. Шулай ук Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасын да контрольдә тоттык», – дип билгеләп үтте Инспекциясе башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International