Казанда ТР Төзелеш министрлыгының киң вәкиллекле йомгаклау утырышы узды

2025 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

2025 елның 20 гыйнварында Казанда Галиәсгар Камал исемендәге театрның яңа бинасында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының киң вәкиллекле йомгаклау утырышы узды. Аның 2024 елгы эшенә йомгак ясалды һәм 2025 елга планнар билгеләнде.

Киң вәкиллекле утырыш эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Россия Федерациясе Театр эшлеклеләре берлеге рәисе Владимир Машков катнашты.

Төп доклад белән Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Айзатуллин чыгыш ясады. Ведомство башлыгы хәбәр иткәнчә, узган елда республика чираттагы тапкыр план күрсәткечләрен арттырган һәм рекордлы 3,45 млн квадрат метр торак тапшырган. Бу күләмнең 70% өлеше шәхси торак төзелешенә туры килә, аны эскроу-счетлар кулланып үстерергә планлаштыралар. Бу гражданнарны намуссыз төзүчеләрдән якларга һәм ипотеканың ташламалы инструментларын кулланырга мөмкинлек бирәчәк.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан барлык федераль проектларда да катнаша. Ул шулай ук Россия Төзелеш министрлыгына һәм аның башлыгы Ирек Фәйзуллинга, шулай ук башка федераль министрлыкларга бердәм эшләре өчен рәхмәт белдерде. 

Чарада башка министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре белән беррәттән Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Вәли Нәҗмиев тә катнашты.

ТР Рәисе матбугат хезмәте фотосы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International