ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген "Алабуга" махсус икътисади зонасында подряд оешмалар катнашында инфраструктура объектлары төзелешен караубөенча киңәшмә узды.

12
март, 2014 ел
чәршәмбе

ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комиссиясе утырышын ачып, аның рәисе Марат Галиев, республикада өлешләп төзүдә катнашучылар проблемасы тулысынча диярлек хәл ителде, дип хәбәр итте. Биш ел эчендә өлешләп төзү буенча контрольдә торган 85 объект күзәтүдән төшерелгән.


11
март, 2014 ел
сишәмбе
Бүген төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С.Әхмәтшин җитәкчелегендә республика "Кан үзәге" төзелеше буенча киңәшмә үтте. Җиңү проспектында урнашкан сәламәтлек учреждениесе төзелешен  2014 елның маенда тәмамлау планлаштырыла.
Төзелеш һәм ТКХ министрлыгы йортларны тергезгәндә энергия ягыннан нәтиҗәле технологияләрне үстерү яклы. Министрлык төзүчеләргә төзелешнең заманча материалларыннан һәм типларыннан файдалануга этәргеч булырлык кызыксындыру системасын булдыруны күздә тота.

Бүген Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э.Фәйзуллин 2013 ел Программалары буенча төзелеш эшләренең кабул-итү-тапшыру актларын ябу мәсьәләсенә карата киңәшмә үткәрде.


7
март, 2014 ел
җомга
Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы кысаларында 2014 елда 793 йорт ремонтланачак. 6 март күрсәткечләренә караганда, 36 муниципаль районда 319 күп фатирлы йортта капиталь ремонт оештырылган инде.

6
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сингапурның Radiance Hospitality Group компаниясе җитәкчелеге белән “Смарт Сити Казан”да кунакханә-офис үзәген төзү мәсьәләләре хакында сөйләште. 

5
март, 2014 ел
чәршәмбе
Шуны билгеләп узарга кирәк: “Invest in Tatarstan-2014” халыкара форумы Татарстанның иевстицион мөмкинлекләренә PR-кампания ролен уйнаячак. 

4
март, 2014 ел
сишәмбе
Күпфатирлы торак төзү 1,7 тапкырга, ә “Социаль ипотека” программасы буенча төзү күрсәткече 3 тапкырга кимегән. 

3
март, 2014 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм муниципаль районнар (шәһәр округлары) арасында, ТР Министрлар Кабинеты утырышы барышында, 2014-2016 елларга Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнары эшчәнлекләре нәтиҗәләренә бәя бирү өчен планлаштырылган күрсәткечләргә ирешү турындагы килешү имзаланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International