Бүген Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Әнвәр улы Фәйзуллин 2013 ел программалары буенча төзелеш эшләренең кабул итү-тапшыру акларын ябу соравы буенча киңәшмә үткәрде

2014 елның 11 марты, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э.Фәйзуллин 2013 ел Программалары буенча төзелеш эшләренең кабул-итү-тапшыру актларын ябу мәсьәләсенә карата киңәшмә үткәрде.

Киңәшмәдә төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Ф.М. Хәнифов, министрның урынбасарлары  - А.С. Әхмәтшин, А.М.Фролов,  республика башкарма комитетларының (Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Югары Ослан, Зәй, Яшел Үзән, Лаеш, Лениногорск, Ютазы һ.б.) 24 җитәкчесе катнашты.

Төзелеш эшләренең: 2013 елда мәктәпләрнең капиталь төзекләндерелеше, күпфункцияле мәдәният үзәкләре һ.б. төзелеше буенча кабул итү-тапшыру актларының ябылмаган формалары буенча сораулар күтәрелде.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча 2014 елның 14 мартына кадәр ТР БИТИ адресына КС-2 формаларын ябу турында барлык документларны да тапшырып бетерү бурычы йөкләнде.


ТР Төзелеш министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International