ТР Дәүләт Советының Чаллыда булып узган күчмә утырышында өлешләп төзү проблемалары хакында сөйләштеләр

2014 елның 12 марты, чәршәмбе

ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комиссиясе утырышын ачып, аның рәисе Марат Галиев, республикада өлешләп төзүдә катнашучылар проблемасы тулысынча диярлек хәл ителде, дип хәбәр итте. Биш ел эчендә өлешләп төзү буенча контрольдә торган 85 объект күзәтүдән төшерелгән.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рафар Шакиров Дәүләт Советы депутатларын автошәһәрдәге өлешләп төзү тармагында алып барылган контроль һәм күзәтчелек барышы белән таныштырды. Узган елда өлешләп төзү өлкәсендәге дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге тарафыннан бозуларга карата 59 күрсәтмә бирелгән.  Башкарма комитет даими рәвештә суд карауларында катнаша һәм өлешләп төзүдә катнашучыларның мәнфәгатьләрен кайгырта. Узган елда, мисал өчен, Башкарма комитет 48 утырышта катнашкан, алар барышында 45 иск канәгатьләндерелгән. Моннан тыш, гражданнарның мөрәҗәгатьләре буенча да даими эш алып барыла. 2013 елда Башкарма комитетка өлешләп төзүдә катнашучылардан 485 хат кергән, мөрәҗәгатьләр буенча планлы һәм планнан тыш тикшерүләр үткәрелгән. Бу ел башыннан бирле мэр кушуы белән “ФОН” ЯАҖ тарафыннан төзелүче 65 нче микрорайонда йортлар төзелеше буенча атна саен киңәшмәләр үткәрелә, әлеге микрорайонның алты проблемалы йорты буенча эш графиклары тикшерелә. Рафар Шакиров өлешләп катнашулы йортларның төзелешен тәмамлау йөкләмәсен үз өстенә алган “Профит” һәм “ДОМКОР” ҖЧҖ җитәкчелеге адресына рәхмәт сүзләрен җиткерде.

ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комиссиясе үзенең карары белән Башкарма комитетка, ТР Төзелеш министрлыгына һәм “ФОН” ЯАҖгә, өлешчеләр алдында элегрәк алынган йөкләмәләрне исәпкә алып, йортларны төзеп бетерүнең стратегиясен эшләргә кушты.


Чаллы шәһәре мэриясенең матбугат хезмәте материаллары буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International