Май аенда Казанда республикадагы иң зур "Кан үзәге" ачылачак

2014 елның 11 марты, сишәмбе
Бүген төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С.Әхмәтшин җитәкчелегендә республика "Кан үзәге" төзелеше буенча киңәшмә үтте. Җиңү проспектында урнашкан сәламәтлек учреждениесе төзелешен  2014 елның маенда тәмамлау планлаштырыла.

Бу Россиядәге иң зур донор үзәкләренең берсе булачак - биредә елына 15 мең литрдан артык кан әзерләнәчәк. Аны булдыру республика больницаларына канны җиткерү процессын шактый тизләтәчәк. 

Яңа медицина учреждениесе бер бинада кан бирүнең төрле хезмәтләрен, склад һәм суыткыч установкаларын тупларга мөмкинлек бирәчәк. Донорлардан канны да әлеге үзәктә алачаклар. 

Яңа станция төзелешенә 422 млн сум тотылачак. 

ТР Төзелеш министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International