РФ Төзелеш министрлыгы энергия ягыннан нәтиҗәле булган төзелешкә теләктәшлек белдерәчәк

2014 елның 11 марты, сишәмбе

Төзелеш һәм ТКХ министрлыгы йортларны тергезгәндә энергия ягыннан нәтиҗәле технологияләрне үстерү яклы. Министрлык төзүчеләргә төзелешнең заманча материалларыннан һәм типларыннан файдалануга этәргеч булырлык кызыксындыру системасын булдыруны күздә тота.

Ведомство башлыгы Михаил Мень чиновникларның әлеге мәсьәләне эксперт берләшмәләре белән берлектә хәл итәргә җыенуларын сөйләде. Белгечләр бәяләвенчә, энергиянәтиҗәле бинаны булдыру уртача алганда гади бинага караганда 30 %ка кыйммәткәрәк төшә, әмма киләчәктә әлеге чыгымнар үз-үзен аклаячак. Акыллы йорт көндәлек файдалануда арзан торачак һәм гадәти яңа төзелгән йортка караганда озаграк хезмәт итәчәк. Шуңа күрә заманча технологияләрне үстерү һәм фатирларны акыллы йортлардан сатып алу россиялеләр өчен отышлы булачак.

Инде хәзердән үк тузган торактан күчерү программасы кысаларында энергиянәтиҗәле йортларны төзиячәк субъектларга федераль хакимиятләрдән бонус каралачагы хәл ителгән. Элегрәк өстәмә субсидияләү авария халәтендәге торакларны вакытыннан алда бетерүгә ирешкәннәргә генә вәгъдә ителгән иде.

Шәхси төзүчеләрне кызыксындыру ысуллары турында фикер алышырга кирәк. Хәзерге вакытта министрлык энергиянәтиҗәле төзелешне бәяләү буенча берничә вариантны карый. Бу процент ставкасын субсидияләү дә яисә ташламалы шартларда җир кишәрлекләрен бүлеп бирү дә булырга мөмкин.

 

Оtkstroy.ru материаллары буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International