2013 елда Казанда социаль ипотека буенча төзү күләме өч тапкырга кимегән

2014 елның 4 марты, сишәмбе
Узган ел Казандагы торак төзелеше тармагы җитди генә аксап алды. Файдалануга тапшырылган торакның гомуми мәйданы 810 мең квадрат метр тәшкил итеп, бу план күрсәткечләренә туры килсә дә, күпфатирлы торак төзү 1,7 тапкырга, ә “Социаль ипотека” программасы буенча төзү күрсәткече 3 тапкырга кимегән. Бу хакта Казан шәһәр Думасының XXXI сессиясендә башкала мэры Илсур Метшин җиткерде.

Шәһәр башлыгы күпфатирлы торак йортларны төзүнең күләме кимүен җир кишәрлекләре һәм инженерлык инфраструктурасы буенча башлап куелган эшләрнең бетү проблемасы белән бәйләп аңлатты.

Казандагы социаль ипотеканың өметле киләчәге, Метшин сүзләренчә, “Салават күпере” торак комплексының төзелешенә бәйле. Анда 1,5 миллион квадрат метр торак төзү планлаштырыла. Казан башлыгы искәрткәнчә, бу тулы бер Киров районына караганда да күбрәк.


Tatcenter.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International