"Смарт Сити Казан"да 40 мең кв. метр мәйданлы кунакханә-офис үзәге төзеләчәк

2014 елның 6 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сингапурның Radiance Hospitality Group компаниясе җитәкчелеге белән “Смарт Сити Казан”да кунакханә-офис үзәген төзү мәсьәләләре хакында сөйләште. Очрашу кышкы Invest in Tatarstan инвестиция форумы кысаларында үтте.

Проект нигезендә компания Смарт Сити Казан”да һәрберсенең мәйданы 20 мең квадрат метр булачак ике 20 катлы бина төзергә планлаштыра. Кичә RHG һәм Саклык банкы кунакханә төзелешен финанслауның беренчел килешүен имзаладылар.

Моннан тыш, Radiance Hospitality Group җитәкчелеге республикада, аңа “Смарт Сити Казан”да бина төзелгәнче үк, Менеджмент һәм туризм университетын ачмакчы була. Рөстәм Миңнеханов яңа вузга биналар бирүнең вариантларын карарга кушты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Tatcenter.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International