ЯҢАЛЫКЛАР


24
май, 2014 ел
шимбә
Республикада 23 майга 996,8 мең кв. м. торак йорт тапшырылган, ул еллык йөкләмәнең 41,6%ын тәшкил итә.

23
май, 2014 ел
җомга
Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе – төзелеш мәйданнарын пычратучыларга карата административ җаваплылыкка тартуга вәкаләтле бердәнбер орган. 

22
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Икеайлык башланганнан бирле күзәтчелек органнары тарафыннан 213 миллион квадрат метрлык 1 меңнән артык законсыз чүплек урыны ачыкланган, 126 миллион квадрат метрлы 758 чүплек бетерелгән.

Санитар-экология икеайлыгын үткәрү кысаларында, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм санитар иминлек өлкәсендәге законнарның таләпләрен бозган өчен 2 290 мең сумлык 79 беркетмә төзелгән.

21
май, 2014 ел
чәршәмбе

ТР ДТК инспекциясе башлыгы каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең 2014 елга булган эш планы нигезендә “Инспекциянең дәүләт граждан хезмәткәрләре тарафыннан тапшырылган үзләренең һәм шулай ук гаилә әгъзаларының, балигъ булмаган балаларын да кертеп, 2013 ел өчен керемнәре, чыгымнары, милке һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турындагы белешмәләрнең дөрес тутырылышын тикшерү нәтиҗәләре” мәсьәләсе буенча утырышы булып узды.

Инспекция башлыгы “Татарстан Республикасының төзүчеләр берләшмәсе” ҮКО (СРО) ның  еллык v хисап-сайлау җыелышында катнашты, анда ул “Татарстанның мактаулы төзүчесе” күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

Чемпионат нәтиҗәсе буенча, Татарстан җыелма командасы 1 нче урын яулады. 2 нче урында – Мәскәү командасы, 3 нчедә - Свердловск өлкәсе.

20
май, 2014 ел
сишәмбе
План буенча төзекләндерү эшләре 15 июльгә кадәр тәмамланырга тиеш

17
май, 2014 ел
шимбә

2014 ел программасына кертелгән 159 мәктәптә дә капремонт эшләре башланган, 53 процент акча үзләштерелгән, ике атнада – 11 процент. Искәртеп узабыз, программаны финанслау күләме 2,55 млрд сум тәшкил итә.

7 муниципаль районда һәм 8 объектта капиталь ремонт эшләре төгәлләнде, дип билгеләп үтте Фәрит Хәнифов. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе белгечләре 102 объектта 300 тикшерү үткәргән. Тикшерүләр нәтиҗәсендә, 17 объектта 116 җитешсезлек ачыкланган, 81 е хәл ителгән.


16
май, 2014 ел
җомга
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе  Ш.Х. Гафаров йөкләмәсе нигезендә, бүген – 16 май көнендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясендә, ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә, янгын вакытында персоналны коткару буенча эшләр үткәрү буенча тактик өйрәнүләр булып узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International