Чаллыда 8 - №3 УГМ, №10 УГМ, №12 УГМ, №15 УГМ, №23 УГМ, №25 УГМ, №26 гимназия, №27 УГМ гомумбелем бирү учреждесендә капиталь төзекләндерү башкарыла. Эшләрне финанслау күләме - 302 409 млн сум.
Автокала мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, план буенча төзекләндерү эшләре 15 июльгә кадәр тәмамланырга тиеш. Шулай итеп, 1 сентябрьдән яшь чаллылылар яңартылган мәктәпләрдә белем алачак.
Шәһәр башкармасы җитәкчесе Фәргать Латыйпов сүзләренә караганда, бүгенгә мәктәпләрнең капиталь төзекләндерелеше 65% ка башкарылган.
tatcenter.ru