ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2014 ел
сишәмбе
”Өлешләп төзүдә катнашучы” гыйбарәсен рәсмиләштерүче законны бүген 53 нче утырышта ТР Дәүләт Советы депутатлары беренче һәм өченче укылышларда кабул иттеләр.

5
июль, 2014 ел
шимбә
2014 елның 4 июленә Татарстан Республикасында 1 млн. 215,5 мең кв. м. торак фйдалануга тапшырылган (еллык заданиенең 50,7%ы), былтыргыга караганда 101,3% тәшкил итә. 
2014 ел башыннан алып Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 496 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 8 млн. 794 мең сумга 247 карар чыгарылган.

3
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан – “Россия гаиләсе өчен торак” программасы буенча эконом-класслы торак төзелешен тәэмин итү турында Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Ипотека һәм торак кредитлавы агентлыгы белән килешү төзегән 16 федерация субъектының берсе.

2
июль, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстанның муниципаль районнарындагы һәм шәһәр округларындагы җирле үзидарә органнарын алданган өлешчеләрнең махсус реестрын алып бару хокукы белән вәкаләтләү тәкъдим ителә

1
июль, 2014 ел
сишәмбе

“Россия гаиләсе өчен торак” программасы буенча бер миллион ярым квадрат метрдан артык торак төзелер дип көтелә. Программа 2017 елга кадәр гамәлдә булачак.


28
июнь, 2014 ел
шимбә

Мәктәпләргә капиталь ремонт 2014 ел программасына кертелгән барлык 159 объектта да алып барыла. Динамика 2 атнага – 7%.

11 муниципаль берәмлектә (Апас, Арча, Чүпрәле, Зәй, Лаеш, Мамадыш, Мөслим, Түбән Кама, Питрәч, Сарман, Тәтеш) 17 мәктәптә капиталь ремонт тәмамланган.


26
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Программа кысаларында иң зур күләмле торак тапшыруга гаризаны Краснодар крае биргән: анда эконом-класслы 1,95 млн. кв. м. торак төзеп тапшыру планлаштырыла. Аның белән берлектә лидерларның беренче бишлегендә Татарстан да бар, республикада “Россия гаиләсе өчен торак” программасы буенча планлаштырылганга карата өстәмә 1,5 млн кв. м.,  Иркутск өлкәсендә - 1 млн. кв. м., шулай ук Вологда һәм Волгоград өлкәләрендә  0,9 млн. кв. м. торак тапшыру күздә тотыла.

151 гомумбелем мәктәбенең хәзерге вакытта 10 белем бирү учреждениесендә капиталь ремонт буенча планлаштырылган эшләрнең барысы да төгәлләнгән. 

25
июнь, 2014 ел
чәршәмбе

Бүген Инспекциядә Татарстан Республикасының дәүләт граждан хезмәтендәге төп һәм әйдәп баручы дәүләт хезмәте вазыйфалары төркеменең кадрлар резервына керү буенча конкурс узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International