Татарстанның муниципаль районнарындагы һәм шәһәр округларындагы җирле үзидарә органнарын алданган өлешчеләрнең махсус реестрын алып бару хокукы белән вәкаләтләү тәкъдим ителә. Сишәмбе, 1 июль көнне икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитет әгъзалары ТР Дәүләт Советының киләчәк сессиясендә закон проектын көн кадагына кертү буенча тавыш бирделәр.
Татарстанның Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов таныштырган закон проекты буенча, күпфатирлы йортларны төзүгә акчалары җәлеп ителгән һәм хокуклары бозылган гражданнарны “зыян күрүче” дип танырга һәм махсус реестрга кертергә тәкъдим ителә.
Исемлеккә алданган өлешчеләрне “беренчеләрдән булып”, тәкъдимнән күренгәнчә, муниципалитет түрәләре теркәячәк, ә инспекция аларның Татарстан буенча тулаем җыелма реестрын формалаштырачак.
“Хәзерге вакытта гражданнардан үзләрен зыян күрүчеләр дип тануларын һәм алданган өлешчеләрнең реестрына кертүне сорап 40лап гариза керде”, - дип аргументлады инициативаны Кудряшов һәм әлеге вакытта инспекциянең моны эшли алмавын да өстәде, чөнки “җыелма реестр өчен җирле үзидарә органнары тарафыннан беренчел белешмәләрне формалаштыру башкарылмый”.
Әгәр дә республика законнары федераль законнарга яраштырылса, проблема хәл ителәчәк, диде Кудряшов.
Tatcenter.ru
Тулырак итеп ТР ДТК инспекциясенең рәсми сайтыннан "Матбугат күзәтүе" бүлегеннән укый аласыз.