”Өлешләп төзүдә катнашучы” гыйбарәсен рәсмиләштерүче законны бүген 53 нче утырышта ТР Дәүләт Советы депутатлары беренче һәм өченче укылышларда кабул иттеләр.
Закон җирле үзидарә органнарын өлешләп төзүдә катнашучы гражданнарны зыян күрүче дип табу хокукы белән вәкаләтли. Моның өчен өлешләп төзүдә катнашучылар буенча критерийлар һәм муниципаль хакимият органнары өчен махсус реестр билгеләнәчәк. Шулай ук бөтен республика буйлап алданган өлешчеләрнең җыелма реестры булдырылачак.
Законның төгәл үтәлешен Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе контрольдә тотачак.
kazanfirst.ru