151 гомумбелем мәктәбенең хәзерге вакытта 10 белем бирү учреждениесендә (Апаста – 2, Арчада – 2, Зәйдә - 2, Лаеш, Тәтеш, Сарман һәм Чүпрәле районнарында – берәр мәктәп) капиталь ремонт буенча планлаштырылган эшләрнең барысы да төгәлләнгән. Түбән Каманың, Болгарның, Балык Бистәсе районы, Лениногорск һәм Бөгелмә шәһәрләрендәге коррекция мәктәпләрендә капиталь төзекләндерү эшләренең зур өлеше башкарылган.
Объектларны тапшыру план буенча 20 августтан да соңга калмаска тиеш.
Бүген Арча районындагы ике мәктәп капиталь төзекләндерү эшләрен тапшырды.
ТР Төзелеш министрлыгы матбугат хезмәте