ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясендә Татарстан Республикасының кадрлар резервына керү буенча конкурс узды

2014 елның 25 июне, чәршәмбе

Бүген Инспекциядә Татарстан Республикасының дәүләт граждан хезмәтендәге төп һәм әйдәп баручы дәүләт хезмәте вазыйфалары төркеменең кадрлар резервына керү буенча конкурс узды.

Кадрлар резервына кертү комиссиясендә Инспекция башлыгы В.А. Кудряшов рәислегендә Инспекция башлыгының беренче урынбасары И.Н. Плюснин, юридик бүлек башлыгы Н.А. Курневич, дәүләт хезмәте һәм кадрлар сәясәте мәсьәләләре буенча бүлек башлыгы Р.М. Ихсанова, “АБАДА” фәнни-интеграция берләшмәсе Фәнни-методологик тәэминат департаменты җитәкчесе, ф.ф.к. Л.К. Сафиуллин, техник фәннәр докторы, профессор В.С. Изотов һәм дәүләт хезмәте һәм кадрлар сәясәте мәсьәләләре буенча бүлекнең әйдәп баручы киңәшчесе С.Ю. Яковенко катнашты.

Конкурста 17 дәүләт граждан хезмәткәре катнашты. Кадрлар резервына керү буенча конкурс нәтиҗәләре ТР ДТК инспекциясенең рәсми сайтында бастырылачак.


ТР ДТКИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International