“Россия гаиләсе өчен торак” программасында катнашучы төбәкләр белән беренче килешүләргә 3 июльдә кул куелачак

2014 елның 26 июне, пәнҗешәмбе

Территорияләрендә Россия гаиләсе өчен торак” программасы старт алачак төбәкләр белән беренче килешүләрне Россия Федерациясенең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы 2014 елның 3 июлендә министрлыкның беренче коллегиясендә имзалаячак. Бу хакта 26 июнь көнне РФ Президенты каршындагы Торак сәясәте һәм тораклы булу мөмкинлеген арттыру буенча совет утырышында төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень хәбәр итте. Чара РФ Хөкүмәте Рәисенең Беренче урынбасары Игорь Шувалов рәислегендә узды.

Совет утырышында Россия Төзелеш министрлыгы башлыгы “Россия гаиләсе өчен торак” программасын гамәлгә ашыру барышы турында сөйләде. «Хәзерге вакытта программаны башлап җибәрү өчен кирәкле булган Россия Төзелеш министрлыгының барлык боерыклары да расланды», - дип искәртте Михаил Мень. Шул исәптән “Россия гаиләсе өчен торак” программасы гамәлгә ашырылачак төбәкләрнең дә исемлеге билгеле. Әлеге исемлеккә, министр сүзләренчә, Россиянең 58 төбәге кергән, аларда эконом-класслы гомуми торак күләме 18,3 млн. кв. м. булачак. Исегезгә төшерәбез, программада каралган шартлар буенча мондый торакның бер квадрат метры 30 мең сумнан да кыйммәткәрәк сатыла алмый.

Программа кысаларында иң зур күләмле торак тапшыруга гаризаны Краснодар крае биргән: анда эконом-класслы 1,95 млн. кв. м. торак төзеп тапшыру планлаштырыла. Аның белән берлектә лидерларның беренче бишлегендә Татарстан да бар, республикада “Россия гаиләсе өчен торак” программасы буенча планлаштырылганга карата өстәмә 1,5 млн кв. м.,  Иркутск өлкәсендә - 1 млн. кв. м., шулай ук Вологда һәм Волгоград өлкәләрендә  0,9 млн. кв. м. торак тапшыру күздә тотыла.

«Программаны гамәлгә ашыру механизмы төзүчеләргә җир кишәрлекләрен инженерлык инфраструктурасы белән тәэмин итү буенча 1 кв. м. өчен 4 мең сумга кадәр ярдәм күрсәтүне күздә тота», - дип сөйләде Төзелеш министрлыгы башлыгы.


Россиянең Төзелеш министрлыгы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International