Татарстанда “Россия гаиләсе өчен торак” пилот проекты старт ала, дип хәбәр итте ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының торак төзелешен үстерү бүлеге башлыгы Илшат Гыймаев республикадагы төзелеш өлкәсендәге программаларны гамәлгә ашыруга багышланган матбугат конференциясендә.
3 июль көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм ТР Торак ипотекасы буенча кредитлаштыру агентлыгы белән ике арадагы килешүгә кул куячак.
“Программа социаль ипотекадан аз фиксацияләнгән бәядән торак сатып алырга теләүчеләрнең күбрәк булуы белән аерылып торачак, — диде Илшат Гыймаев. — Эконом класслы торакны даими уртача кереме булганнар сатып ала алачак”.
Килешүне имзалаганнан соң ТР Хөкүмәтенең әлеге проекттан файдаланырга хокукы булган граждан категорияләре күрсәтелгән Карары булдырылачак. Болар – укытучылар, бюджет хезмәткәрләре, медиклар, күпбалалы гаиләләр.
“Россия гаиләсе өчен торак” программасы буенча бер миллион ярым квадрат метрдан артык торак төзелер дип көтелә. Программа 2017 елга кадәр гамәлдә булачак.
“Минем уйлавымча, якынча 600 меңнән артык гаилә бик тә уңайлы бәядән торак сатып ала алачак”, — дип йомгак ясады Илшат Гыймаев.
Mail.Ru яңалыклары