Бүген торак йортларны өлешләп төзүче “ФОН” катнашучылары белән очрашу булды

2015 елның 18 ноябре, чәршәмбе

Бүген ТР Төзелеш министрлыгы рәислегендә “Казан” ММҮ бинасында “Фон” фирма-төзүче вәкилләре белән торак йортларны өлешләп төзүдә катнашучылар арасында очрашу булды. Бүгенге көндә әлеге төзелеш компаниясе Казанда һәм Чаллыда 22 йорт төзи, алар “проблемалы” булып санала, чөнки өлешләп төзү программасы буенча йортлар төзелешендәге билгеләнгән вакытка төзелеп бетәргә өлгермиләр. Казанда бу “МЧС” ТК, “Симфония” ТК һәм “Кояшлы шәһәр” ТК йортлары.

Шулай ук өлешчеләр белән очрашуда ТР ДТКИ башлыгы Василий Кудряшов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алмаз Әхмәтшин, Казан ш. Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, Казан ш. Башкарма комиеты җитәкчесе урынбасары Александр Лобов, “Фон” фирмасының хуҗасы һәм прокуратура вәкилләре катнашты.

Фирма-төзүче йортларны тапшыруның планлаштырылган вакытлары турында әйтте, шулай ук барлыкка килгән вәзгыятьне хәл итү юллары турында да сөйләштеләр. “Беркемне дә ташламаячакбыз, һәм без барыбер чишелеш юлын табачакбыз, “ФОН” компаниясенең өлешчеләре нәтиҗәдә уңайлы срокларда фатир алырлык булсын”, - диде үзенең чыгышында төзелеш министры урынбасары.

                        ТР ДТКИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International