Бүген КДАТУда "Төзелештә җитештерү эшләрен биектә башкарганда куркынычсызлыкны оештыру һәм тәэмин итү " темасына семинар узды. Семинарны оештыручылар - Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән берлектә "Татарстан Республикасы төзүчеләр Берлеге" Татарстан Республикасы эш бирүчеләр берләшмәсенең Региональ тармагы, АСРО "Татарстан Республикасы төзүчеләр Бердәмлеге", Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты.
Семинар кысаларында “Монолит биналар төзелешендә төзелеш эшләрен биеклектә җитештергәндә куркынычсызлык тәэмин итү” инновацион укыту-методик фильмы күрсәтелде.
Семинар эшендә төзелеш оешмалары – СРО әгъзалары, төзелешнең дәүләт заказчылары һәм башкарма хакимият органнары катнашты.
2016 елның 30 мартында киңәшмәләр залында видеоконференция режимында Татарстан Республикасы дәүләт Төзелешен күзәтү Инспекциясе башлыгы катнашуында коррупциягә каршы тору буенча Комиссия утырышы узачак. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралачак:
1. Россия Федерациясе Президенты Указын"Россия Федерациясенең аерым дәүләт, федераль дәүләт хезмәте вазыйфаларын башкаручы һәм башка затларга вазыйфаи бурычларын үтәгәндә, мәнфәгатьләр конфликтыны китерергә мөмкин булган шәхси кызыксыну туу турында, Россия Федерациясе Президентының кайбер актларына кертелгән үзгәрешләр.
2. Татарстан Республикасының 2015 – 2020 елларга коррупциягә каршы сәясәтен тормышка ашыру программасын Инспекциядә тормышка ашыру турында хисап.
Бүген "Алабуга" махсус икътисади зонасы объектларын, инженерлык, транспорт һәм социаль инфраструктура объектларын төзү мәсьәләләренә багышланган чираттагы атналык киңәшмә узды, анда төзелеш министры урынбасары Юрий Аляшев катнашты. Шулай ук Заказ бирүчесе оешма, "АҖ СҖТ МИЗ "Алабуга" һәм проект институт "Татинвестгражданпроект" һәм подряд оешма - "Камгэсэнергострой" ҖЧҖ, "Гидропромжилстрой" вәкилләре катнашты.
Төзелешне вакытында тәмамлау һәм объектларны куллануга тапшыруны тәэмин итү өчен төзелеш-монтаж эшләрен җитештерү графигы булдыру һәм үтәү мәсьәләләре, җиһазлар белән комплектацияләү, кимчелекләрне бетерү буенча гарантия йөкләмәләрен үтәү, хезмәтне саклау, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгын үтәү турында фикер алышынды.
В настоящее время ОАО «Камгэсэнергострой» и его субподрядными организациями ведется строительство сетей теплоснабжения, газоснабжения, распределительных подстанций РП-10 кВ (РП-3.2; РП-3,6; РП-4.8) и кабельных линий 10 кВ к ним, выполняется вертикальная планировка территории. ГУП «Татинвестгражданпроект» продолжает работу по проектированию объектов Программы 2016-2017г.
Хәзерге көндә "Камгэсэнергострой" ААҖ һәм аның субподрядчы оешмалар тарафыннан җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен, газ белән тәэмин итү, бүлгеч подстанцияләр РП-10 кВ " (РП-3.2; РП-3,6; РП-4.8) һәм аларга кабель линияләре төзү эшләре алып барыла.
Язгы чорда ташуга каршы чаралар булдыруга аерым игътибар ителде.
21 марттаРоссия Министрлыгында Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры беренче урынбасары Андрей Чибис катнашуында авария хәлендәге торактан күчерү буенча региональ адреслы программаларны тормышка ашыру темасына узган утырыш кысаларында әлеге программаларны гамәлгә ашыру барышы турында сөйләшенде.
18 март көнне Үзәк стадион янында Меңьеллык мәйданында Кырым һәм Севастопольнең Россиягә кертелүенә багышланган мининг-концерт булды. Кырым һәм Татарстан мәдәни-тарихи, рухи һәм икътисади җепләр белән бәйләнгән.
Үзләренең гражданлык позициясен белдерергә митингка кайбер иҗтимагый патриотик оешмалар һәм сәяси партияләр килгән иде. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясе хезмәткәрләре дә катнашты.
Татарстан Республикасында 2016 елның 18 мартына 512,5 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда 106% тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, социаль ипотека программасы буенча 832 фатирлы гомуми мәйданы 44,7 мең кв.метрлы 42 йорт файдалануга тапшырылган. Төзелүче объектларның 92се төзелеп беткән диярлек, уртача әзерлектә - 36 объект. Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы төгәллек керткәнчә, барлык объектлар да график буенча бара.
Яр Чаллы шәһәренең “Канатлы” торак окмплексында урнашкан 20 һәм 21-ктлы, 190-фатирлы 2 йорт (“Б” һәм “В” блоглары) ТР Дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелегенә карата таләпләргә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә карата таләпләргә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе алды. Торак йортны төзүче – ҖЧҖ "Сувар Холдинг Компаниясе", һәм йортта фатирларның гомуми мәйданы – 9,5 мең квадрат метр.
Казан шәһәре Бехтерев урамында урнашкан 7 катлы 146-фатирлы җир асты парковкасы булган торак йорт ТР Дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелегенә карата таләпләргә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә карата таләпләргә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе алды. Торак йортны төзүче – ҖЧҖ "Фирма “Свей”", объектның гомуми мәйданы – 19964 квадрат метр, фатирлар мәйданы – 14149 квадрат метр. Исегезгә төшерәбез, әлеге йорт өлешләп төзелешнең проблемалы объектлары рәтенә керә иде.
2016 елның 2 ае эчендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясе хезмәткәрләре республика төзелеш объектларында 444 тикшерү үткәрде, алар нәтиҗәсендә 155 административ хокук бозу ачыкланды (протокол төзелгән. ТР дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясе, 2016 елда барлыгы 1012 төзелеш объектында күзәтчелек эше башкара. Барысы 32 торак төзелеше, социаль сфера, юл инфраструктурасы һәм инженерлык корылмалары объектлары төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелегенә карата таләпләргә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә карата таләпләргә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе алды.
ТР ДТКИ матбугат хезмәте
Казан шәһәре Павлюхин урамында 180-фатирлы офис биналы №5 торак йорт ТР Дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелегенә карата таләпләргә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә карата таләпләргә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе алды. Торак йортны төзүче – ҖЧҖ "Фон-Ривьера", объектның гомуми мәйданы - 16062 квадрат метр. Исегезгә төшерәбез, әлеге йорт өлешләп төзелешнең проблемалы объектлары рәтенә керә, аның төзелеше 2012 елның октябрендә башланган.