Бүген КДАТУда "Төзелештә җитештерү эшләрен биектә башкарганда куркынычсызлыкны оештыру һәм тәэмин итү " темасына семинар узды. Семинарны оештыручылар - Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән берлектә "Татарстан Республикасы төзүчеләр Берлеге" Татарстан Республикасы эш бирүчеләр берләшмәсенең Региональ тармагы, АСРО "Татарстан Республикасы төзүчеләр Бердәмлеге", Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты.
Семинар кысаларында “Монолит биналар төзелешендә төзелеш эшләрен биеклектә җитештергәндә куркынычсызлык тәэмин итү” инновацион укыту-методик фильмы күрсәтелде.
Семинар эшендә төзелеш оешмалары – СРО әгъзалары, төзелешнең дәүләт заказчылары һәм башкарма хакимият органнары катнашты.