ЯҢАЛЫКЛАР


27
декабрь, 2015 ел
якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендә яңа төзелеш мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Киңәшмәдә Париж Коммунасы, Мәскәү, Тихомирный, Һ.Такташ һәм башка урамнарда яңа объектлар төзү проектлары тәкъдир ителде. Татарстан  Президенты шәһәр архитектурасын яңа биналар бозмасын өчен төзүчеләр эшен әйбәтләп күзәтергә һәм тикшереп торырга кушты. 

Рөстәм Миңнеханов «Казан» милли-мәдәни үзәге белән янәшә күп катлы җир асты парковкасы проектына аерым тукталды, аның сүзләренчә, бу корылма шәһәр үзәген автомобильләрдән шактый арындырачак. Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова билгеләп үткәнчә, «Казан» ММҮ – туристлар яратып йөри торган урын, шуңа күрә төзү эшләре вакытында бинага керү юлын япмаска һәм турфирмаларга һәм экскурсоводларга Казанның Меңьеллыгы музеена керү режимын җиткерергә кирәк.      

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Казанның тарихи үзәгендә барлык төзелеш гамәлләре республика җитәкчелеге белән килештерелергә тиеш.   

Ул шулай ук транспорт коллапсы булдырмас өчен төзүчеләргә кирәкле чаралар күрергә кушты.

Аннары Рөстәм Миңнехановка кайбер тарихи объектларны реконструкцияләүнең барышы турында сөйләделәр, шул исәптән Галиев йорты һәм Г.Кариев исемендәге Казан яшь тамашачы театры бинасы. Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, алар барысы да үзләренең тарихи кыяфәтләренә мөмкин кадәр туры килергә тиеш.

Рөстәм Миңнеханов барлык тәкъдим ителгән проектларны хуплады, әмма,  бары тик экспертлар комиссиясе һәм Казанның архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе белән килештергәннән соң гына эшкә керешергә кирәк, диде. 

Чарада шулай ук ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе  Олеся Балтусова, Татарстан Прокуроры Илдус Нәфыйков, республика министрлыклары һәм ведомстволары, күзәтчелек органнары җитәкчеләре катнашты.     


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.


26
декабрь, 2015 ел
шимбә

Татарстанда планда каралган 2,4 млн кв метр торакның 2,35 млн кв метры тапшырылган. 2015 елда капиталь ремонт программасы буенча республикада 1029 күп фатирлы йорт ремонтланган, дип белдерде бүген ТР Хөкүмәте йортында киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин.
Киңәшмәне республиканың муниципаль районнары белән бергә видеоконференцэлемтә режимында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Ирек Фәйзуллин үз чыгышында төзелеш объектларында куркынычсызлык техникасы белән бәйле вазгыятьтән башлады. ТР буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматлары буенча 2016 елның башыннан алып төзелештә 44 бәхетсезлек очрагы булган, шул исәптә 28 очракта сәламәтлеккә авыр зыян ясалган, 16 очрак фаҗигале төстә тәмамланган.
Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе белән Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан быел 1447 тикшерү үткәрелгән. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 698 беркетмә төзелгән.
2015 елда капиталь ремонт программасы буенча республикада гомуми мәйданы 6 млн кв метр булган 1029 күп фатирлы йорт ремонтланган. Бу 253 770 гражданның торак шартларын яхшырту мөмкинлеге бирәчәк.
Ирек Фәйзуллин шулай ук 2015 елда мәктәпләрне һәм мәктәпкәчә мәгариф оешмаларын, мәдәният объектларын капиталь ремонтлау программасы тәмамлануы турында бәян итте.
Моннан тыш, ТР Газлаштыру фонды 2015 елгы барлык программаларны үтәде. Алар - авылда су белән тәэмин итүне яхшырту, җылыту системасын хосусый казаннарга алыштыру, авыл урамнарын яктырту.
Сыер абзарларын һәм яшелчә саклау урыннарын ремонтлау, силос-сенаж траншеялары төзелешенә килгәндә, 2015 ел программасы буенча 265 сыер абзарында капиталь ремонт үткәрелгән, 133 силос-сенаж траншеясы төзелгән, 16 яшелчә саклау урыны ремонтланган. Бу юнәлешләр буенча эшләр төгәлләнгән, заказчылар күрсәтмәләре үтәлә.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.


 


25
декабрь, 2015 ел
җомга

"Салават күпере" торак микрорайонындагы 260 урынлы балалар бакчасына Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе тарафыннан төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төз­елеш объектының техник регламентларның (­нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка но­рматив-хокукый актларның һәм проект доку­ментларының таләпләренә, шул исәптән эне­ргетика нәтиҗәлелегенә карата таләпләргә­ һәм капиталь төзелеш объектының кулланы­ла торган энергетика ресурсларын исәпкә ­алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә ­карата таләпләргә туры килүе турында яра­шлылык бәяләмәсе бирелде. Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе алдына куелган стратегик бурыч торгызыла торган биналарның иминлеген. озак вакыт хезмәт итә алучанлыгын һәм ышанычлы булуын тәэмин итүдән гыйбарәт. ТР ДТКИ яңа балалар бакчасы төзелешен төзелеш башлану турында белдерүнамә алынган вакыттан башлап дәүләт күзәтчелегендә тотты.


 


24
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 1 сентябреннән башлап “Россиянең баш дәүләт экспертизасы” ФАУ тарафыннан федераль бюджет хисабына финанслана торган объектлар буенча проект документларына һәм инженерлык эзләнүләренә экспертиза үткәрү буенча хезмәтләр бары тик электрон рәвештә генә күрсәтеләчәк. Бу хакта статс-сәркатип – РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Наталья Антипина 23 декабрьдә Административ киртәләр штабы утырышында хәбәр итте.

 

Министр урынбасары сүзләренә караганда, Россия Хөкүмәтенең “Проект документларына һәм инженерлык эзләнүләренә дәүләт экспертизасын оештыру һәм үткәрү тәртибе турындагы” 145 номерлы карарына Россия Хөкүмәтенең 2015 елның 7 декабрендәге 1330 номерлы карары белән тиешле үзгәрешләр кертелгән.

 

Әлеге үзгәрешләр билгеле бер тәртип билгели, алар нигезендә 2016 елның 1 сентябреннән башлап өлешчә яки тулысынча федераль бюджет хисабыннан финанслана торган капиталь төзелеш объектларына карата проект документлары һәм (яки) инженерлык эзләнүләре “Россия төп дәүләт экспертизасы” ФАУ бары тик электрон рәвештә генә тапшырылачак.

 

“2017 елның 1 гыйнварыннан башлап региональ экспертизаларга карата да аналогик ысул кулланылачак”, – дип өстәде Наталья Антипина. Проект документлары һәм (яки) инженерлык эзләнүләре РФ законнары нигезендә файдалануда чикләнелгән белешмәләрне үз эченә алган очраклар гына искәрмә булачак.

 

Россия Хөкүмәте карарына кертелгән үзгәрешләр шулай ук электрон эш булдыру һәм дәүләт экспертизасы бәяләмәсен электрон рәвештә бирү вазифасын да билгели. Кәгазьдә бәяләмә алу бары тик шартнамә төзегәндә мондый опция махсус каралган очракта гына мөмкин булачак.

 

Хәзерге вакытта Россиянең Төзелеш министрлыгы экспертиза учреждениеләре хезмәтләрен электрон рәвешкә күчерүнең икенче этабын башкара. Хөкүмәтнең 427 номерлы карарына кертеләчәк үзгәрешләр әзерләнгән, аларда федераль бюджет акчаларын җәлеп итеп төзелә торган капиталь төзелеш объектларының смета бәясен билгеләүнең дөреслеген тикшерү буенча хезмәт күрсәтүне шулай ук электрон рәвештә башкару күздә тотыла. Аталган үзгәрешләрне 2016 елның беренче кварталында кабул итү планлаштырыла.

 

РФ Төзелеш министрлыгының матбугат хезмәте

Түбән Кама шәһәрендәге тышкы инженерлык челтәрләре белән 10 катлы, 120 фатирга исәпләнгән 7 номерлы торак йорт ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төз­елеш объектының техник регламентларның (­нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка но­рматив-хокукый актларның һәм проект доку­ментларының таләпләренә, шул исәптән эне­ргетика нәтиҗәлелегенә карата таләпләргә­ һәм капиталь төзелеш объектының кулланы­ла торган энергетика ресурсларын исәпкә ­алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә ­карата таләпләргә туры килүе турында яра­шлылык бәяләмәсе алды.  Торак йорт Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Дәүләт торак фондының инвестиция чыгамнарына кертелгән.

 

Чаллы шәһәренең Тынычлык проспектындагы 9 микрорайонда урнашкан, эченә офислар кертеп төзелгән 25 катлы торак йорт ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төз­елеш объектының техник регламентларның (­нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка но­рматив-хокукый актларның һәм проект доку­ментларының таләпләренә, шул исәптән эне­ргетика нәтиҗәлелегенә карата таләпләргә­ һәм капиталь төзелеш объектының кулланы­ла торган энергетика ресурсларын исәпкә ­алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә ­карата таләпләргә туры килүе турында яра­шлылык бәяләмәсе алды.  Торак йортны төзүче - "Үтемле торак" Россия Илкүләм проекты. Объектның гомуми мәйданы - 12412,6 квадрат метр.


23
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

Лаеш районы, Матюшино ав. уен залы һәм йөзү бассейны булган "Идел яшьләр үзәге" ДАУ ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төз­елеш объектының техник регламентларның (­нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка но­рматив-хокукый актларның һәм проект доку­ментларының таләпләренә, шул исәптән эне­ргетика нәтиҗәлелегенә карата таләпләргә­ һәм капиталь төзелеш объектының кулланы­ла торган энергетика ресурсларын исәпкә ­алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә ­карата таләпләргә туры килүе турында яра­шлылык бәяләмәсе алды. Объектның гомуми мәйданы – 5125 кв.м.

“Татарстан-Яңа гасыр” телеканалында “7 дней” программасының яңа чыгарылышы булды, анда Татарстан Республикасында гражданнарны аварияле торак фондыннан күчерү программаларын үтәү хакында сөйләделәр.

Сюжетта Югары Ослан авылындагы аварияле торак йортта күчерү турында сөйлиләр. Муниципаль хакимиятләр бу йортта яшәүчеләргә күченүнең төрле вариантларын тәкъдим иткән. Әгәр милекченең башка төрле торагы бар икән, беренче вариант гамәлдә була һәм ул дәүләттән торакның сатып алу бәясенә тигез булган сумманы алудан гыйбарәт, сатып алу бәясе 1 квадрат метр өчен 11022 сум тәшкил итә. Киләчәктә милекче бу акчаны социаль ипотека программасы буенча яңа фатир алу өчен беренче кертеп буларак түли ала.

Югары Осландагы аварияле торак милекчеләренең барысы да тәкъдим ителгән вариант белән килешмәгән. Аларның кайберләре бер квадрат метр өчен сатып алу бәясенең 11022 сумнан торуын артык арзанга санап, судка мөрәҗәгать итү турында карар кылган.

Суд милекчеләрнең мөрәҗәгатен канәгатьләндерүдән баш тарту турында карар кабул иткән. Хәзер алар бәйсез бәяләүчеләр билгеләгән сатып алу бәясенә генә исәп тота ала. Бу бәя квадрат метр өчен 4135 сум тәшкил итә.

Тапшыруны түбәндәге сылтама буенча карарга мөмкин .

              ТР Төзелеш министрлыгы

 


22
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

Бүген ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов “Мәктәпләр төзелеше” дигән яңа программага анонс ясады, ул 2016 елдан старт алачак. Министр билгеләп үткәнчә, программа федераль үзәк белән республика тарафыннан өстәмә финанслау шартларында тормышка ашырылачак. Барлыгы исә шушы максатларда бөтен илдә киләсе ел өчен РФдә 50 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк. Татарстанның күпме өлеш кертәсе әлегә билгеле түгел. Ләкин, министр белдергәнчә, беренче транш инде гыйнварда ук бирелергә тиеш.

Моннан тыш, министр балалар бакчаларын төзү буенча программаның тәмамлануы хакында җиткерде. 3 ел эчендә, министр билгеләп үткәнчә, Татарстанда 156 яңа балалар бакчасы төзелгән, мәктәпкәчә учреждениеләрдә  35 мең тирәсе урын булдырылган.

“Татар-информ” МА материаллары нигезендә


21
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

Казанда РФА яшь галимнәре һәм белгечләре өчен 88 фатирлы торак йорт ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелегенә карата таләпләргә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә карата таләпләргә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе алды. Объектның гомуми мәйданы – 6361,4 кв.метр.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International