«Свей» фирмасы төзегән 146-фатирлы торак йорт ярашлылык бәяләмәсе алды

2016 елның 17 марты, пәнҗешәмбе

Казан шәһәре Бехтерев урамында урнашкан 7 катлы 146-фатирлы җир асты парковкасы булган торак йорт ТР Дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелегенә карата таләпләргә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә карата таләпләргә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе алды.  Торак йортны төзүче – ҖЧҖ "Фирма “Свей”", объектның гомуми мәйданы – 19964 квадрат метр, фатирлар мәйданы – 14149 квадрат метр.  Исегезгә төшерәбез, әлеге йорт өлешләп  төзелешнең проблемалы объектлары рәтенә керә иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International