21 марттаРоссия Министрлыгында Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры беренче урынбасары Андрей Чибис катнашуында авария хәлендәге торактан күчерү буенча региональ адреслы программаларны тормышка ашыру темасына узган утырыш кысаларында әлеге программаларны гамәлгә ашыру барышы турында сөйләшенде.
2008 елда халыкны авария хәлендәге йортлардан күчерү өчен 17903 йорт төзелде, нибары 6,8% ка (яки 1223 йорт) төрле җитешсезлекләр турында шелтә килде. Бүген 559 йорт буенча (бу гомуми саннан 3%) төзелеш дефектлары булу расланды, һәм хәзер җитешсезлекләрне төзәтү эше алып барыла. Тагын 280 йортта гражданнар мөрәҗәгате буенча Россия Федерациясе субъектлары хакимият органнары тикшерү уздыра.
"Төзелә торган йортларның сыйфатына булган һәр дәгъва мөрәҗәгатьләр реестрына кертелә һәм төзелеш министрлыгы тарафыннан, расланган тәртип буенча, тикшерелә. Бу күпкатлы контрольдә тоту системасы үз эченә милекчеләр һәм идарә компаниясе, йортка хезмәт күрсәтүче арасында проблемаларны юкка чыгаруны раслауны үз эченә ала. Бүгенге көндә 384 йортта (гомуми саныннан 31% ) проблемалар чишелгән, калган йортлар буенча җитешсезлекләрне төзәтү эше алып барыла"- дип әйтте баш торак инспекторы, Россия Федерациясе Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Андрей Чибис.
Россия Төзелеш министрлыгы авария хәлендәге йортлардан күчүчеләрнең яңа йортлары сыйфатына карата канәгатьсезлекләрен җыюның нәтиҗәле системасын булдырды: мөрәҗәгатьләрнең 37% турыдан-туры торак-коммуналь хуҗалык фонды тарафыннан ачыклана, 26,6% - ДТИ тикшерүе.
Йортларның сыйфатына карата канәгатьләтьсезлекләрне табуда”Россия өчен” Халык фронты” Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте ярдәм итә, алар ярдәме белән 258 гражданнарның мөрәҗәгате теркәлде, ә бу барлык шикаятьләрнең 18,3%.
"Һәр дәгъва региональ хакимият органнары белән эшләнергә тиеш. Без төзелә торган йортларның сыйфаты мәсьәләсен аерым контрольдә тотабыз, һәм мин Россия Федерациясе субъектлары лидерларын программаны гамәлгә ашыру барышын шәхси җаваплылыкта тотуына игътибар итәм ",- диде Комиссия барышында Андрей Чибис.
РФ Төзелеш Министрлыгы