2016 елның 2 ае эчендә ТР ДТКИ 444 тикшерү үткәрде

2016 елның 15 марты, сишәмбе

2016 елның 2 ае эчендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясе хезмәткәрләре республика төзелеш объектларында 444 тикшерү үткәрде, алар нәтиҗәсендә 155 административ хокук бозу ачыкланды (протокол төзелгән. ТР дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясе, 2016 елда барлыгы 1012 төзелеш объектында күзәтчелек эше башкара. Барысы 32 торак төзелеше, социаль сфера, юл инфраструктурасы һәм инженерлык корылмалары объектлары  төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелегенә карата таләпләргә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә карата таләпләргә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе алды.

                      ТР ДТКИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International