ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2024 ел
чәршәмбе

2024 елның 31 гыйнварында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казанда Николай Ершов урамындагы 29нчы йортта төзекләндерелгән административ бинага проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.


29
гыйнвар, 2024 ел
дүшәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Татарстан Республикасы, Түбән Кама муниципаль районы, Красный Ключ авыл җирлеге, Красный Ключ бистәсе адресы буенча 3 нче номерлы яңа торак йортны тикшерә.

Татарстан Россия мәгълүмат технологияләрен үстерү фонды тарафыннан хупланган IT-проектлар саны (ВЭБ.РФ төркеменә керә) һәм грантлар күләме буенча беренче урында тора, дип хәбәр итә «Татарстан – казанышлар республикасы» порталы.


26
гыйнвар, 2024 ел
җомга

2024 елның 26 гыйнварында Чаллыда урнашкан Төньяк-көнчыгыш территориаль орган офисында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге республиканың төзелеш оешмалары вәкилләре катнашында семинар-киңәшмә үткәрде.

«Яңа вакыт өчен көчле идеяләр» форумы кысаларында 2024 елның 31 гыйнварына кадәр  идея.росконгресс.рф  крауд-платформасында «Халыкның тормыш сыйфаты», «Икътисад һәм эшкуарлыкны үстерү», «Яшәү өчен пространство», «Нәтиҗәле хезмәт һәм мәгариф», «Технологик үсеш», «Мәгълүматлар икътисады һәм цифрлы чишелешләр» һәм «Нәтиҗәле дәүләт», шулай ук брендлар буенча конкурс кысасында «Продуктлар һәм туклану», «Кулланучылар товарлары», «Креатив», «ИТ», «Югары технологияләр», «Инклюзия» һәм «Иң кыю идея» номинацияләре буенча гаризалар кабул ителә  (https://идея.росконгресс.рф/brand).

2024 елның 19 февраленнән 3 мартына кадәр Казанда «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турниры узачак.


25
гыйнвар, 2024 ел
пәнҗешәмбе

2024 елның 25 гыйнварында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә төзелеш өлкәсендә дәүләт күзәтчелегенең актуаль мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды. Аны ведомство җитәкчесе В.Р. Нәҗмиев үткәрде.


24
гыйнвар, 2024 ел
чәршәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Чаллы шәһәре, Чаллы Яр бистәсе, Николай Иванцов урамы адресы буенча урнашкан «Озеро» торак комплексының 3.3 номерлы яңа йортын тикшерә.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Казан шәһәренең Совет районындагы «Родина» торак комплексының 12 нче йортын тикшерә.

2024 елның 1 кварталыннан башлап, Икътисад һәм социаль өлкә тармакларының, шул исәптән Россия Федерациясе субъектлары дәрәҗәсендә дә, «цифрлы җитлегүгә» ирешүне характерлаучы тармак индексларын исәпләү методикасына ярашлы рәвештә, «Контроль (күзәтчелек) эшчәнлегенең цифрлы җитлегүе» күрсәткече исәпләнә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International