ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Самосыровода яңа торак йортны тикшерә

2025 елның 9 июне, дүшәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге тарафыннан Казанның Совет районы Самосырово бистәсендә урнашкан торак булмаган биналары һәм янкормалы автостоянкасы (III чират, I этап) булган 1 нче номерлы яңа торак йорт тикшерелә.

Бүген яңа төзелеш территориясендә Татарстан ведомствосы инспекторлары булды. Алар объектның проект документациясе таләпләренә туры килүен тикшерделәр.

Йорт бинасы – 10 катлы. Аның гомуми мәйданы 45945,80 кв. метр тәшкил итә. Булачак яшәүчеләр өчен гомуми мәйданы 26956,80 кв. метр булган 502 фатир төзелгән.

Төзүче – «СК «УнистройДом» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «УСК «Стандарт» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Волгабалтстрой» ҖЧҖ. Генераль проектчы – «АПБ «Аркитект Бай Унистрой» ҖЧҖ.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International