2025 елның 10 июнендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Чаллыда яшәүчеләр өчен «Притяжение» торак комплексында төзелгән яңа торак йортларның берсенә проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.
Шушы көннәрдә «Мәскәү-Уфа» М7 федераль автомагистрале һәм Чаллы елгасы, шәһәрнең төньяк-көнчыгыш һәм көньяк-көнбатыш торак районнары белән чикләнгән территориядә төзелешнең 9 нчы этабы объектына йомгаклау тикшерүе уңай тәмамланды.
Йорттагы катлар саны – 15. Булачак яшәүчеләр өчен гомуми мәйданы 10084,40 кв. метр булган 208 фатир төзелгән.
Төзүче – «ТАЛАН-РЕГИОН-42» МТ» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «ТАЛАН-ИНЖИНИРИНГ-НЧ» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «СтройТраст» ҖЧҖ. Генераль проектлаучы – «ПМ «Новация» ҖЧҖ.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге тарафыннан чиратта «Притяжение» торак комплексының тагын ике яңа төзелеш объекты – 444 фатирлы һәм 96 фатирлы торак йортларны (төзелешнең 10 нчы һәм 11 нче этаплары) тикшерү күздә тотыла.