ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Әлмәттә яңа торак төзелешен тикшерә

2025 елның 9 июне, дүшәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Әлмәт шәһәре, Гафиятуллин урамы, 48нче йорт адресы буенча урнашкан күпкатлы торак төзелешенең 1нче этабын тикшерә.

Объектны төзүче – «ГК Реновация» МТ ҖЧҖ. Техник заказ бирүче һәм генераль подрядчы – «Руслан+» МТ ҖЧҖ. Генераль проектлаучы – «Приборавтоматиксервис» ҖЧҖ.

Проектта техник идән асты булган, 16 катлы, бер подъездлы, кирпечтән торак йортларның өч корпусын төзү каралган. 1-2, 2-3 корпуслар арасында янкормалы 2 катлы сәүдә-офис биналары эшләнгән.

Төзелә торган участок астында автомобильләр өчен җир асты стоянкасы проектлаштырылган, ул 2 нче этапта тапшырылачак.

Булачак яшәүчеләр өчен гомуми мәйданы 19759,80 кв. метр булган 330 фатир төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International