ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге тарафыннан Казанның Гаврилов урамындагы яңа торак төзелешен тикшерү

2025 елның 16 июне, дүшәмбе

 

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Счастье в Казани» торак комплексында Гаврилов урамы, 7нче йортта урнашкан яңа торак йортның ике корпусын тикшерә.

Казанның Яңа Савин районында объект төзелешенең беренче чираты 2022 елның маенда башлана. Ул «К1» (19 кат) һәм «К2» (20 кат) торак корпусларын  үз эченә ала, аларның гомуми мәйданы 30259,80 кв. метр тәшкил итә.

Казанлылар өчен төзелгән фатирлар саны – гомуми мәйданы 17263,20 кв. метр булган 351. Объектның стилобат өлеше түбәсендә фатир террасалары һәм һәркем өчен мөмкин булган ял итү зоналары урнаштырылган. Шулай ук ике катта урнашкан 95 машина урынлы парковка, офис эше һәм кафе өчен бүлмәләр бар.

Торак ишегалдын төзекләндерү дизайны бердәм, заманча һәм функциональ стильдә уйланылган. Өслек материаллары, МАФлар һәм яктырту приборлары биналарның архитектурасы һәм фасад чишелешләре белән эстетик яктан чагылыш таба, шулай ук куркынычсызлык, экологик, озак вакытлылык һәм ремонтка яраклылык таләпләренә җавап бирә.

Ишегалдында балалар өчен уен мәйданчыклары, өлкәннәр өчен спорт мәйданчыгы, юлларны һәм тротуарларны каплау өчен озак вакытлы материаллар кулланып, халыкка тыныч ял итү өчен киңлекләр урнаштырылган. Яшелләндерү газоннар, клумбалар, куаклар һәм, мөмкин булганча, эре агачлардан тора.

Төзүче – «Эталон-Казан» МТ» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «ГК «Эталон» АҖ. Генераль подрядчы – «СПМ-Жилстрой» ҖЧҖ. Генераль проектлаучы – «Офис Де» ҖЧҖ.

Проект документациясе нигезендә «Счастье в Казани» торак комплексында барлыгы 14 катлыдан алып 20 катлыга кадәр алты торак манара төзү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International