ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Казандагы хәрби шәһәрчек-33 территориясендәге яңа торак йортны тикшерә

2025 елның 19 июне, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казанның Идел буе районындагы Хәрби шәһәрчек-33 территориясендә инженерлык челтәрләре булган 2 нче номерлы торак йортны тикшерә.

Контроль-күзәтчелек чарасы кысаларында җир асты өлеше булган алмаш катлы (8-9) өч секцияле торак бинаның проект документациясе таләпләренә туры килүе тикшерелә.

Анда гомуми мәйданы 7752,60 кв. метр булган 145 фатир урнашкан. Беренче каттагы блок-секцияләрнең һәрберсендә торак булмаган биналар каралган. Объект территориясе төзекләндерелгән, балалар мәйданчыгы бар.

Төзүче – «Ак таш-Инвестстрой» махсуслаштырылган төзүче ҖЧҖ.

Техник заказчы – «Ак таш-Инвестстрой» махсуслаштырылган төзүче ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Ак Таш» ҖЧҖ. Проектлаучы – «Армида» ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International