ТР ДТК инспекциясе хезмәтне саклау нормалары һәм кагыйдәләре таләпләре үтәлешенә күзәтчелек башкара

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан РФ Шәһәр төзелеше кодексы нигезендә капиталь төзелеш объектларында күзәтчелек гамәлгә ашырыла, шул исәптән гамәлдәге норматив актларда регламентлана торган хезмәт сагы таләпләренә һәм нормаларына карата да.

2018 ел башыннан бирле Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан төзелештә катнашучыларга карата хезмәт сагы нормаларын һәм кагыйдәләрен бозган өчен гомуми 10844,0 мең сумлык 307 карар чыгарылды. Бүгенге көндә республикада 139 карар буенча гомуми 7084,0 мең сумлык штраф түләттерелде.

Тикшерү барышында еш очрый торган төп бозулар булып махсус кием, төзелеш каскалары һәм хосусый яклаучы башка чаралар булмавы, газ баллоннарын саклаганда куркынычсызлык таләпләрен үтәмәү, биек урында эшләгәндә, шулай ук төзелеш корылмаларын урнаштырганда таләпләрне бозу һ.б. тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International