ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе белгечләре дәүләт төзелеш күзәтчелеге органнарының Төбәкара конференциясендә катнашты

2018 елның 30 ноябре, җомга

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе белгечләре Инспекция башлыгы Василий Кудряшов җитәкчелегендә Санкт-Петербургта Россия Федерациясе субъектлары дәүләт төзелеш күзәтчелеге органнарының VI Төбәкара конференциясендә катнашты.

Быел конференциягә Россиянең дәүләт төзелеш күзәтчелеге органнарыннан 176 артык вәкил килде. Ике көн дәвамында дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыру тәртибенә һәм процедурасына кагыла торган иң актуаль мәсьәләләр каралды, шулай ук РФ уздырыла торган күзәтчелек эшчәнлеге реформасы турында сүз барды.  Шул исәптән, РФ Шәһәр төзелеше кодексына кертелгән соңгы үзгәрешләрне исәпкә алып, ә атап әйткәндә дәүләт төзелеш күзәтчелеге органнары вәкаләтләре, проект документациясенә кабат экспертиза уздыру таләпләре, ярашлылык турында бәяләмәләр бирү өлешендә.

Асылда, хәбәр ителгәнчә, дәүләт төзелеш күзәтчелеге органнарына дәүләтнеке булмаган экспертиза бәяләмәсенә шикаять белдерү вәкаләтләре бирелергә мөмкин. Россия Төзелеш министрлыгында закон проекты әзерләнгән, аның нигезендә дәүләт төзелеш күзәтчелеге органнарына һәм төзелешкә рөхсәтләр бирүгә вәкаләтле органнарга мондый бәяләмәнең нигезле булуында шикләр барлыкка килгәндә Россия Төзелеш министрлыгының эксперт комиссиясендә дәүләтнеке булмаган экспертизаның уңай бәяләмәсенә шикаять белдерү хокукы бирелергә мөмкин.

Россия Төзелеш министрлыгының рөхсәт бирү эшчәнлеге һәм контроль департаменты директоры России Владимир Калинкин сөйләгәнчә, хәзерге вакытта төзелеш процессында башкарыла торган эшләрнең һәм кулланыла торган төзелеш материалларының техник регламентларның таләпләренә туры килүенә контроль дәүләт күзәтчелеге функцияләрендә юк. Шуңа бәйле рәвештә проект документациясенә һәм инженерлык эзләнүләре нәтиҗәләренә экспертиза уздыруның сыйфаты һәм аларның техник регламентларның таләпләренә туры килүен бәяләү төгәллеге өчен эксперт оешмаларының җаваплылыгы арта бара. Ә дәүләт төзелеш күзәтчелеге органнарына үз эшен яңа шартларга яраклаштырырга кирәк.

Аның сүзләреннән аңлашылганча, законнарны, зарури таләпләр һәм контроль чараларын уздырганда бизнес хокукларын яклау өлешендә хокук бозуларны профилактикалауга басым ясап, камилләштерергә, күзәтчелек эшчәнлегенең ачык булуын һәм контрольдә торучы субъектларның хокуклары гарантиясен тәэмин итү зарур.

"Дәүләт төзелеш күзәтчелеген уздыру тәртибен регламентлау буенча алда күп эшлисе бар, шул исәптән күзәтчелектәге яңа объектлар буенча, тикшерүләрне гамәлгә ашыруның яңа технологияләренә күчү өлешендә. Безгә төзелә торган объектларның сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итүнең нәтиҗәле механизмын оештырырга кирәк", - дип билгеләде Төзелеш министрлыгы вәкиле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International