Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә территориаль органнарның җитәкчеләре белән киңәшмә узды

2018 елның 7 декабре, җомга

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов 2018 елның беренче йомгаклары буенча киңәшмә уздырды, биредә дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыру тәртибенә һәм процедурасына кагылышлы аеруча актуаль мәсьәләләр каралды.

Киңәшмә барышында РФ Шәһәр төзелеше кодексына кертелгән соңгы үзгәрешләр турында, ә атап әйткәндә дәүләт төзелеш күзәтчелеге органнары вәкаләтләре, проект документациясенә кабат экспертиза уздыру таләпләре, ярашлылык турында бәяләмәләр бирү өлешендәге үзгәрешләр хакында фикер алыштылар..

Шулай ук дәүләт төзелеш күзәтчелегенең нәтиҗәлелеген арттыру максатында шәһәр төзелеше законнарына үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәр яңгырады. Азактан 2019 елда Инспекциянең төп эш юнәлешләре турында сүз булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International