Василий Кудряшов Санкт-Петербургта Дәүләт төзелеш күзәтчелеге органнарының төбәкара конференциясендә катнаша

2018 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 29-30 ноябрендә Санкт-Петербургта РФ субъектлары дәүләт төзелеш күзәтчелеге органнарының VI Төбәкара конференциясе уза.

Конференциядә РФ Төзелеш һәм ТКХ министрлыгы, РФ Икътисадый үсеш министрлыгы вәкилләре, шулай ук 73 РФ субъектыннан дәүләт төзелеш күзәтчелеге органнарыннан 176 вәкил катнаша.  Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов та катнаша.

Конференция кысаларында Россиядә дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре турында сүз барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International