ЯҢАЛЫКЛАР


28
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 31 октябрендәге 974 номерлы карары белән Күпфатирлы йортларны һәм күчемсез мөлкәтнең бүтән объектларын өлешле төзү өлкәсендә, шулай ук торак-төзелеш кооперативларының Татарстан Республикасы территориясендә күпфатирлы йортлар төзүгә бәйле эшчәнлегенә төбәк дәүләт контролен (күзәтчелеген) оештыру һәм гамәлгә ашыру тәртибе расланды.

Әлеге документта Татарстан Республикасы территориясендә өлешле төзелеш өлкәсендә дәүләт контролен оештыруга һәм уздыруга карата таләпләр раслана.

Исегезгә төшерәбез, 2007 елның 27 декабрендәге 66-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә җирле үзидарә органнарына күпфатирлы йортларны һәм (яки) күчемсез мөлкәтнең бүтән объектларын өлешле төзү өлкәсендә дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләре бүлеп бирелде. ТР ДТК инспекциясе җирле үзидарә органнарының тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен үтәвен тикшерүдә тота, шулай ук үзләренә карата 2007 елның 27 декабрендәге 66-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының көче туктатылган 33 муниципаль берәмлектә күпфатирлы йортларны һәм (яки) күчемсез мөлкәтнең бүтән объектларын өлешле төзү өлкәсендә дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыра.


27
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

Киңәшмә барышында төбәк һәм территориаль органнарның җитәкчеләре республика буенча 2018 елның азагында гамәлгә кертү өчен әзерләнүче социаль һәм коммерция торагы объектлары буенча мәгълүмат җиткерде.

Инспекция башлыгының беренче урынбасары Ильфарт Сафиуллин агымдагы ел йомгаклары буенча административ тәҗрибә нәтиҗәләре хакында әйтте.  

Киңәшмәдә шулай ук ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең структурасын үзгәртү турында фикер алыштылар, ул 2019 елның 1 гыйнварыннан планлаштырыла. Шулай ук башка актуаль мәсьәләләр каралды.  

Киңәшмә азагында Инспекция башлыгы контроль-күзәтчелек эшчәнлегендә нәтиҗәлелекне арттырырга, объектларны кабул иткәндә административ регламент процедурасын катгый үтәргә, кешеләрнең гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч күздә тотучы Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.4 статьясының 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тарту чараларын көчәйтергә кушты.

2018 елның 12 декабрендә 12.00 сәгатьтән башлап 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Россиякүләм гражданнарны кабул итү көне узачак.

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә кабул итү Казан ш., Зур Кызыл ур., 15/9 адресы буенча гамәлгә ашырылачак.

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе компетенциясенә, гамәлдәге законнар нигезендә, проект документациясе экспертизага тиешле капиталь төзелеш объектларын төзегәндә, үзгәртеп корганда дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыруга бәйле мәсьәләләрне хәл итү керә.

Кабул итү алдан язылмыйча гамәлгә ашырыла.


26
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 22 ноябрендә Яр Чаллыда Халыклар дуслыгы проспекты һәм Раскольников урамы киселешендә урнашкан, торак булмаган биналары кертеп төзелгән 19 катлы торак йортның "А" блогына төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән капиталь төзелеш объектының энергетика нәтиҗәлелегенә һәм кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу буенча исәпкә алу җиһазлары белән тәэмин ителү таләпләренә җавап бирүе буенча Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән ярашлылык турында бәяләмә бирелде.

Объектны төзүче һәм аның инвесторы - "ВЕРТИКАЛЬ" ТК ҖЧҖ. Яңа төзелгән йортның мәйданы – 14637,4 кв.м. 160 фатир хуҗаларын каршы алырга әзер.

Татарстан Республикасының Сарман районында 2.7 км озынлыгында асфальтбетон түшәмәле юл төзелде. Яңа юл Көлмәт авылын Җәлил-Сарман автоюлы белән тоташтыра.

2018 елның 26 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе капиталь төзелеш объектының "Татарстан Республикасы Сарман районында "Җәлил-Сарман"-Көлмәт" автоюлының проект документациясе таләпләренә җавап бирү турында ярашлылык турында бәяләмә бирде.

Объектның заказчысы - "Главтатдортранс" ДКУ. Генераль подрядчы - "Татавтодор" АҖ. Әлеге автоюлның хәрәкәт өлеше 4.5-6 метр тәшкил итә, бер хәрәкәт полосасы бар, категориясе - Vв.

Яңа финанслау системасы һәм иминиятләштерелгән эскроу счетлары кертелүгә бәйле рәвештә бәяләр артырга мөмкин.

Төбәкләрдәге хакимиятләр РФ президентыннан яңа финанслау системасы кертелүгә һәм иминиятләштерелгән эскроу счетлары кертелүгә бәйле рәвештә өлешле төзелеш базарында бәяләр артуын чикләү өчен чаралар күрүне сорады. Бу хакта журналистларга җомга көнне Ялтада Дәүләт Советы президиумы утырышы йомгаклары буенча Калининград өлкәсе губернаторы Антон Алиханов хәбәр итте.

Россия Президенты Владимир Путин 2018 елның июлендә торак төзелешен финанслау буенча яңа система булдыруны күздә тота торган, өлешчеләрнең хокукларын яклауны көчәйтергә тиешле законга имза салды. Закондагы төп үзгәрешләрнең берсе - 2019 елның 1 июленнән башлап төзүче оешмалар өлешчеләрдән турыдан-туры акча җәлеп итү хокукын җуя. Сатып алучы акчаны турыдан-туры төзүче оешма кассасына түгел, ә вәкаләтле банктагы иминиятләштерелгән эскроу счетына түли, банк исә акчаны саклый һәм йорт эксплуатациягә кертелгәч кенә девелоперга тапшыра.

"Хәзерге вакытта өлешле төзелеш өлкәсендә бара торган ул үзгәрешләр ипотека ставкаларының артуына яки кыйммәтләнүенә китермәсен өчен системалы чаралар турында фикер алыштык һәм президенттан финанс өлкәсенә, бәлки, киләсе елда эскроу-счетлары буенча эшли башлый торган төзүче оешмалар өчен банкта резервка куюның нинди дә булса яңа алымына кагыла торган чаралар күрүен, шул исәптән йөкләмәләр бирүен, сорадык", - диде Алиханов.

Эскроу-счет атамасы escrow account  инглиз терминыннан килеп чыккан, ул алдан ук билгеле булган билгеләнеше буенча түләү вакытына кадәр акчаны вакытлыча саклау счеты дигәнне аңлата.

ТАСС.


23
ноябрь, 2018 ел
җомга

2018 елның 22 ноябрендә 17 номерлы йортның 2 нче 10 катлы торак комплексына төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән капиталь төзелеш объектының энергетика нәтиҗәлелегенә һәм кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу буенча исәпкә алу җиһазлары белән тәэмин ителү таләпләренә җавап бирүе буенча Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән ярашлылык турында бәяләмә бирелде. 

Объектны төзүче - "Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды" коммерциясез оешмасы. Яңа төзелгән йортның мәйданы – 9840,5 кв.м. 118 фатир хуҗаларын каршы алырга әзер.  


22
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Әлки районында 4.1 км озынлыгындагы вак таш автоюлы төзелде.

Татарстан Республикасының Әлки районында "Яңа Сиктермә-Сиктермә-Хузангаево автоюлы" капиталь төзелеш объектына проект документациясе таләпләренә җавап бирүе турында Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан ярашлылык бәяләмәсе бирелде.

Автомобиль юлы Яңа Сиктермә һәм Сиктермә Хузангаево поселокларын тоташтыра.  Элегрәк әлеге авыллар арасында түшәмәсез грунт юлы уза иде.

Объектның заказчысы - "Главтатдортранс" ДКУ. Генераль подрядчысы - "Алексеевскдорстрой" ҖЧҖ. Әлеге юл вак таш белән түшәлгән, юл өлешенең киңлеге - 3.5 м, категориясе - Vв.


21
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

РФ Дәүләт Думасының Табигать ресурслары, милекчелек һәм җир мөнәсәбәтләре буенча комитеты 20 ноябрьдәге утырышта ноябрь башында Россия Хөкүмәте тарафыннан өлешле төзелеш турындагы законга кертелгән төзәтмәләрне карады.  Төзәтмәләр Россия Төзелеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән. Утырыш нәтиҗәсендә комитет төзәтмәләрне беренче укылышта карауга тәкъдим итте.

Профиль комиссиясе утырышында Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Никита Стасишин катнашты. Ул билгеләп узганча, закон проекты өлешле төзелеш турындагы законнарны камилләштерүгә юнәлдерелгән һәм 2018 елның июленнән башлап барлык төзүче оешмалар өчен банктан булышлык күрсәтү системасының эшли башлавы турында искәртте. "Элеккеге кебек акчалардан максатчан файдаланмау - бүген мөмкин түгел. Өлешчеләрдән җәлеп ителә торган акча конкрет адрес буенча конкрет проектка китә", - диде министр урынбасары. Ләкин эшләп бетерелергә тиешле мәсьәләләр дә бар.

Төзәтмәләрдә төзелеш проектлары буенча түләнергә тиешле һәм төзүче оешма тарафыннан мөстәкыйль билгеләнә торган, ләкин һәр төзелеш проектының планлаштырылган бәясенә пропорциональ түләүләрнең күләме турында норма тәгаенләштерелә.  Төзүче оешма түләү күләмен мөстәкыйль билгеләргә һәм территорияне үзләштергәндә чыгымнарны пропорциональ бүләргә мөмкин, бу исә йорт төзелешен төгәлләмәү куркынычын киметәчәк.

Моннан тыш, Хөкүмәт төзүче оешманың солидар җаваплылыгы төрен субсидиар төргә алмаштырырга тәкъдим итә. "Законның гамәлдәге редакциясе нигезендә солидар җаваплылык бүген төзүче оешма-компания эчендәге киң даирә затларына карата ирекле кулланылырга мөмкин. Төзәтмә фиктив акционерлар, бенефициарлар, бухгалтерлар һ.б. барлыкка килү мөмкинлеген бетерүгә юнәлдерелгән", - дип ассызыклады Никита Стасишин. Шулай ук торак-төзелеш кооперативының бөлгенлеккә төшү процедурасының үзенчәлекләре турында техник норма да тәкъдим ителә.

Комиссия утырышы йомгаклары буенча тәкъдим ителгән төзәтмәләр Дәүләт Думасында беренче укылышта карау өчен киңәш ителде.

РФ Төзелеш министрлыгы.

Татарстан Республикасының Кукмара районында "Ятмас-Дусай-Шепшенәр" автоюлына реконструкция" капиталь төзелеш объектына проект документациясе таләпләренә җавап бирүе турында Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан ярашлылык бәяләмәсе бирелде.

Әлеге юл асфальт белән түшәлгән, V категориясенә карый. Юл өлешенең гомуми озынлыгы 2,870 км тәшкил итә.

Заказчысы - "Главтатдортранс" ДКУ, Генподряд оешмасы - "Татавтодор" АҖ.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International