ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2024 ел
дүшәмбе

Гаилә ипотекасының ташламалы программасын тагын алты елга – 2030 елга кадәр озайтачаклар, дип белдерде Владимир Путин Федераль Җыенга юллама барышында. Программаның барлык параметрлары һәм аның шартлары сакланачак, дип белдерде президент.

Россия Банкы төзелә торган торакны сатып алганда сатып алучылар өчен куркыныч тудырган яңа схемаларның барлыкка килүен теркәп бара.

Кайбер банклар төзүчеләр белән берлектә заемчыларга ипотека биргәндә өлешләп төзүдә катнашу килешүләрен тәкъдим итәләр (ДДУ), алар буенча фатир өчен акчаның бер өлеше эскроу хисабына түгел, ә аккредитивка урнаштырыла. Банк бу акчаларны кулланудан өстәмә табыш ала, аның бер өлешен төзелеш этабында ипотека ставкасы буенча ташлама рәвешендә заемчыга бирә ала. Банк ипотека бирсен һәм сатуларны арттыруны тәэмин итсен өчен, төзүче бу схемага ризалаша ала.

 

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе март ае өчен коррупциягә каршы бюллетень чыгарды.


29
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

29 февральдә, Федераль Җыенга юллама белән чыгыш ясаганда, Владимир Путин «Гаилә», «Россия яшьләре», «Озак һәм актив тормыш», «Кадрлар» һәм «Мәгълүматлар икътисады» кебек яңа илкүләм проектларны эшләтеп җибәрү турында хәбәр итте.

Кызамык – бу гомуми интоксикация, күзләрнең лайлалы тышчасы, йоткылык, өске сулыш юллары ягыннан ялкынсынулы күренешләр белән характерлана торган кискен йогышлы авыру.­­

Кызамыкны китереп чыгаручы  –  вирус. Тышкы мохиттә тотрыксыз: бүлмә температурасында 5-6 сәгать эчендә үлә.

Авыруның бердәнбер чыганагы – чирле кеше. Вирус төчкерү, йөткерү, сөйләшкәндә төкерек аша тарала.

Инкубация чоры уртача 9 көнгә сузыла.


28
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

2024 елның 28 февралендә Казан Кремлендә «2023 елда төзелеш комплексының эш нәтиҗәләре һәм 2024 елга бурычлар. Инвестиция-төзелеш циклында экспертизаның роле. Татарстан Республикасында объектлар төзегәндә проект карарларын оптимальләштерү һәм икътисадый мәнфәгатьләрне үтәү» темасына стратегик сессиясе булып узды.


27
февраль, 2024 ел
сишәмбе

2024 елның 26 февралендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Түбән Кама муниципаль районының Түбән Кама шәһәрендә мебель, җиһазлар һәм инвентарь сатып алып универсаль спорт залы төзү» объектына проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

Халыкара мультиспорт турниры физик һәм цифрлы үлчәмнәрдәге ярышларны берләштерә. Беренче уеннарда 107 илдән 270 команда һәм 2000дән артык спортчы катнаша. Алар 21 инновацион дисциплинада ярыша. «Киләчәк уеннары» Казанда 3 мартка кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә «Татарстан – казанышлар республикасы» порталы.

Сайлау комиссияләре әгъзалары сайлаучыларны ил лидерын сайлауга чакыру өчен татарстанлыларның өйләренә баралар. Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә сайлау комиссияләре әгъзалары бөтен Татарстан буенча 800 меңгә якын фатирда һәм йортта булганнар.


26
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

2024 елның 26 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә узды, аны ведомство башлыгы В.Р. Нәҗмиев үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International