ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Казандагы музыка көллиятенең реконструкцияләнгән бинасын тикшерә

2025 елның 18 июле, җомга

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге тарафыннан ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге тарафыннан «И.В. Әүһәдиев исемендәге Казан музыка көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесенең реконструкцияләнгән һәм реставрацияләнгән бинасы тикшерелә. Ул Казан шәһәре, Жуковский ур., 4нче йорт адресы буенча урнашкан.

Объектны реконструкцияләү 2023 елда башланган. Уку йортының бинасы – дүрт катлы, подваллы, көллият биналары комплексының бер өлеше булып тора. Музыка коралларын һәм җиһазларны транспортлау өчен 1 нче каттан 4 нче катка кадәр йөк күтәргеч каралган.

Көллияттә уку кабинетлары, тавыш яздыручы аппарат студиясе, репетиция залы, ял бүлмәсе, буфет, процедуралар һәм табиб кабинеты булган медицина блогы, душ бүлмәсе бар.

Дүрт катның һәркайсында административ бүлмәләр, санузеллар, МГН, ПУИ керү мөмкинлеге булган универсаль санузел бар.

Подвал катында холл, келәт, инвентарь, ИТП, электр калканы, слесарь, венткамера, сервер бүлмәләре, кулланылган терекөмешле лампаларны саклау бүлмәсе, баяннарны ремонтлау остаханәсе урнашкан.

Катлар арасында элемтә Л-1 һәм Н-2 тибындагы ике эвакуацион баскыч аша, шулай ук МГН һәм янгын сүндерү бүлекчәләрен йөртү өчен җайлаштырылган лифт ярдәмендә башкарыла.

Төзүче – «И.В. Әүһәдиев исемендәге Казан музыка көллияте» ДАҺБУ. Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы. Генераль подрядчы – «Восток-С» ҖЧҖ. Генераль проектчы – «Татинвестгражданпроект» төп территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» ДУП.

Белешмә: И.В. Әүһәдиев исемендәге Казан музыка көллияте – Россиянең иң борынгы музыка уку йортларының берсе, гасырдан артык инде югары профессиональ музыкантлар тәрбияли. Ул 1904 елда рус музыка җәмгыятенең Казан бүлеге тарафыннан шәхси музыка мәктәпләре базасында оештырыла. Музыка училищесы укучылары арасында Татарстанның музыкаль мәдәниятен таныткан искиткеч исемле йолдызлыгы бар: композиторлар С.З. Сәйдәшев, А.С. Ключарёв, Н.Г. Җиһанов, С.А. Гобәйдуллина, вокалистлар И.Г. Шакиров, В.М. Гыйззәтуллина, Р.М. Ибраһимова, В.А. Ганиева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International