Бөтенроссия вебинарында 2025 елда төзелеш контроле һәм күзәтчелеге мәсьәләләре каралды

2025 елның 15 июле, сишәмбе

2025 елның 15 июлендә «2025 елда төзелеш контроле һәм күзәтчелеге: төзелеш документациясенә карата яңа таләпләр» темасына Бөтенроссия вебинары узды. Аны «Кодекс» КҮ» ҖЧҖ оештырды.

Вебинарны Россия Төзелеш министрлыгының Мәскәү дәүләт төзелеш университетының корпоратив кафедрасы мөдире Михаил Луняков һәм Төзелеш сыйфатын контрольдә тоту һәм бәяләр инжинирингы институты директоры урынбасары Дмитрий Работкин үткәрде.

Вебинарда билгеләп үтелгәнчә, 2025 елда төзелеш контролен һәм күзәтчелеген гамәлгә ашырганда төзүчеләргә, заказчыларга һәм подрядчыларга таләпләр сизелерлек үзгәрде. Техник регламентлар расланды, стандартларны, реестрларны һәм кагыйдәләр җыелмаларын куллануның яңа шартлары билгеләнде, проект, башкарма һәм рөхсәт документларын әзерләгәндә яңа таләпләр билгеләнде, төзелеш процессларын цифрлаштыру өлкәсендә контроль көчәйтелде, дәүләт төзелеш күзәтчелеге органнары белән хезмәттәшлек тәртибенә сизелерлек үзгәрешләр кертелде.

Актуаль мәгълүмат һәм эксперт тәкъдимнәре белән тәэмин итү өчен чарага төзелеш комплексы оешмалары, проект һәм инвестиция компанияләре, тармакны җайга салу органнары һәм МСУА җитәкчеләре һәм белгечләре чакырылган иде.

Аның эшендә шулай ук ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм ТР «Төзелештә тикшерүләр һәм сынаулар үзәге» ДБУ хезмәткәрләре катнашты. Укулар нәтиҗәләре буенча республика күзәтчелек ведомствосы һәм лаборатория хезмәткәрләренә белешмә материаллар җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International