Казан шәһәренең «Мәхәббәт» торак комплексында 140 фатирлы йорт төзелде

2025 елның 9 июле, чәршәмбе

Бу көннәрдә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казан шәһәренең «Салават күпере» торак районында «Мәхәббәт» торак комплексында 1-4-2 номерлы яңа йорт төзелешен тикшерә.

Проект документациясе нигезендә торак йорт – торак булмаган биналар һәм тышкы инженерлык челтәрләре белән, ике секцияле, катлары алмашынучан – 14-18. Бинаның гомуми мәйданы 12165,50 кв. метр тәшкил итә.

Булачак яшәүчеләр өчен гомуми мәйданы 7317 кв. метр булган 140 фатир төзелгән. Йортның һәр катында дүрт бер бүлмәле, дүрт ике бүлмәле һәм ике өч бүлмәле фатир урнашкан. Балконнар һәм лоджияләр алюминий профильләрдән тышлап пыялаланган.

Объектны төзүче – Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды.

Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Төп инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы. Генераль подрядчы – «АК Барс Строй» ҖТК» ҖЧҖ.  Генераль проектлаучы – «АБ 1 архитектура бюросы» ҖЧҖ.

Гражданнарыбызның торак белән тәэмин ителешен арттыру – «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының төп бурычларының берсе.

Фото ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды матбугат хезмәтеннән алынды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International