ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге «Старт» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе объектын тикшерә

2025 елның 17 июле, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районының Ф.Г.Сафин исемендәге «Старт» балалар-яшүсмерләр чаңгы узышлары спорт мәктәбе балаларга өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе базасында бина төзелеше тикшерелә.

Тикшерү предметы – эшләр башкаруның һәм төзелеш процессында кулланыла торган төзелеш материалларының, шулай ук мондый эшләр нәтиҗәләренең проект документациясе таләпләренә туры килүе.

Объект төзелеше 2024 елның февралендә башланган. Каркассыз кирпеч бинадан гыйбарәт. Конструкциянең япмалары – күп бушлыклы тимер-бетон плитәләр. Фундаменты – монолит тимер-бетон белән субайлар. Түбәсе – металл черепицадан ябылган иңкү түбә. Бинаның гомуми мәйданы 2043,80 кв. метр тәшкил итә.

Проект нигезендә төзелгән бинаның подвал каты бар, ике катлы, г рәвешендә. Подвал катында кер юу, гардероб һәм персонал өчен техник бүлмәләр, ремонт, үтүкләү, киптерү, лифт холлы, инженерлык челтәрләренең техник бүлмәләре (су үлчәү, җылылык, электр калканы, венткамералар) урнашкан.

Беренче катта балалар өчен номерлар, вожатыйлар бүлмәләре, табиб кабинеты, процедура кабинеты, палаталар, буфет зонасы, лифт холлы, аш залы, кайнар һәм салкын цехлар, келәтләр бар. Икенче катта – универсаль зал, костюмнар бүлмәсе, шулай ук балалар өчен номерлар, вожатыйлар һәм персонал бүлмәсе, лифт холлы, хәрәкәте чикле затлар өчен куркынычсызлык зонасы.

Төзүче – «Старт» балалар-яшүсмерләр чаңгы узышлары спорт мәктәбе балаларга өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе. Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы. Генераль подрядчы – «Стройсервис» ҖЧҖ. Генераль проектчы – «Татинвестгражданпроект» төп территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» ДУП.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International