2025 елның 16 июлендә ТР ДТК инспекциясе тарафыннан ТР Зеленодольск районындагы бүлү үзәген төзүчегә проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирелде.
Объект составына түбәндәгеләр керә: склад һәм административ-көнкүреш корпусы, контроль-үткәрү пункты, ярдәмче техник биналар һәм корылмалар.
Күпфункцияле бинаның мәйданы 27403 кв. метр тәшкил итә.
Төзүче – «Татьяна» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «Столица» ИК» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Тимер Лэнд Плюс» ҖЧҖ. Проектлаучы – «СК Экострой» ҖЧҖ.