Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурс узды. Конкурста 6 дәгъва итүче катнашты.
Комиссия составына инспекция башлыгы Кудряшов В. А., башлыкның беренче урынбасары Сафиуллин И. И., хокук идарәсе башлыгы Раимов Ш. Н., дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре бүлеге башлыгы Габсәламова Н. Ә. Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы дәүләт граждан хезмәте һәм кадрлар департаменты вәкиле Зарипова М. А, бәйсез эксперт, КДАТУның нигезләр һәм фундаментлар, динамика, корылмалар һәм инженерлык геологиясе кафедрасы мөдире, техник фәннәр докторы, профессор Мирсаяпов И. Т., «АБАДА» берләшмәсе җитәкчесе, доцент, фәлсәфи фәннәр кандидаты Сафиуллин Л. К. керде.
Шәхси әңгәмә барышында алар дәгъва итә торган граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын башкару өчен кирәкле һөнәри белемгә һәм күнекмәләргә квалификация таләпләре нигезендә сораулар бирелде.