ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенә «Мой ритм» торак комплексында № 5 торак йорт төзелешен башлау турында хәбәр килде. Объект Казанда Патрис Лумумба урамында урнашкан.
Торак йортның гомуми мәйданы 38625,3 кв. метр тәшкил итәчәк. Анда 490 фатир урнашкан. Төзүче - «Интегрстрой» ҖЧҖ, генераль подрядчы - «Ак Барс Строй».
Казан территориаль органы хезмәткәрләре әлеге объектка расланган тикшерү программасы нигезендә күзәтчелек итәчәк.
Төзелеш план буенча 2020 елның өченче кварталында тәмамланырга тиеш.