ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе инспекторлары балалар бакчасы төзелеше барышын тикшерде

2019 елның 27 мае, дүшәмбе

Бүген ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе инспекторлары «Весна» торак комплексында чираттагы балалар бакчасын тикшерде. Объект Казан шәһәрендә Мамадыш тракты урамында урнашкан. 

Балалар бакчасының гомуми мәйданы 8120,4 кв.метр тәшкил итә, ул 340 балага исәпләнгән. Проект буенча ике катлы мәктәпкәчә учреждениедә уен һәм физкультура мәйданчыклары, йокы бүлмәләре, ризык пешерү блогы һ.б. План буенча төзелеш 2019 елның өченче кварталында тәмамланырга тиеш. Хәзерге вакытта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казан буенча 10 балалар бакчасына дәүләт төзелешен күзәтчелеген алып бара.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International