ТР Дәүләт төзелешен күзәтү хезмәткәрләре урманнарны чистарту өмәсендә катнашты

2019 елның 27 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре ел саен үткәрелә торган «Татарстанның чиста урманнары» табигать саклау акциясендә актив катнаштылар. Ул «ТР Республика клиник хастаханәсе» каршындагы ике мәйданчыкта һәм Казан оптика-механика заводы янында узды.

Кояшлы көн саф һавада актив һәм нәтиҗәле эш алып баруга ярдәм итте. Барысы да бик тырышып эшләделәр. Капчыклар тиз арада пыяла шешәләр һәм пластмасса савытлары тулды. Күп кенә хезмәткәрләр Урман өмәсенә балалары белән бергә килгән иде.  Алар да табигатьне чүп-чардан чистартуда да актив ярдәм иттеләр.

"Без, гражданлык позициябезне тагын бер кат белдерү өчен, урман җыештыру эшләрендә катнашабыз. Чисталык җыетырылган җирдә түгел, ә чүпләмәгән җирдә була. Урман – Татарстанның яшел байлыгы. Аны чисталыкта саклау -һәр кешенең кулында», - дип билгеләп үтте ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International