Яр Чаллыда 403 фатирлы торак йортны ачу тантанасы узды

2019 елның 27 мае, дүшәмбе

Бүген Яр Чаллыда 63/15 номерлы 403 фатирлы торак йортны тантаналы рәвештә файдалануга тапшыру булды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, «ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды» КБО башкарма директоры Марат Зарипов, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов һ. б. катнашты. 
Йортны төзүче инвестор -Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды. Яңа төзелешләрдә социаль ипотека программасында катнашучылар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, күп балалы гаиләләр, ятим балалар, шулай ук махсус грантлар алган табиблар яшәячәк. Рөстәм Миңнеханов Чаллы халкын яңа фатирларга күчүләре белән котлады. Ул ассызыклаганча, Автошәһәрдә социаль ипотека программасы кысаларында йортлар төзү дәвам итәчәк. Моннан тыш, бәйләнешле объектлар төзү буенча да эш алып барыла.

Аннары Рөстәм Миңнеханов фатирларның берсен карап чыкты. Йортта барлык торак биналар сантехника, янгын сүндерү датчиклары, су, газ, электр энергиясен исәпкә алу счетчиклары, җылылык регуляторлары һәм мәгълүматларны ерактан санауның автомат системасы белән җиһазландырылган.

Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды 2017 елда автоградның 63 нче микрорайонын үзләштерә башлады. Төзелеш эскизы нигезендә, биредә гомуми мәйданы 207 мең кв.метр булган 3,5 мең фатирлы 17 йорт төзү планлаштырыла.

Шулай ук бүген Татарстан Президенты «Яшьлек» микрорайонында урнашкан 65-06 торак йорт төзелешенең барышы белән танышты. Объект өлешләп төзүдә проблемалы йортларның берсе санала. Хәзерге вакытта биредә төзү-монтаж эшләре яңадан торгызылган. Йортны 2020 елда файдалануга тапшыру планлаштырыла.

ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International