ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2020 ел
сишәмбе

Утырыш барышында инспекция алдында торган агымдагы мәсьәләләр каралды, шулай ук алдагы эш планы билгеләнде. 

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов территориаль органнар җитәкчеләренә, хәтәр юнәлешле якын килүне исәпкә алып, төзелеш объектларындагы тикшерүләрне кыскартырга кушты. Әлеге тикшерүләр саны федераль законнарда билгеләнгән таләпләрдән ким булмаска тиеш.

Утырышта республика һәм федераль программаларны гамәлгә ашыру кысаларында дәүләт төзелеш күзәтчелеген алып бару турында фикер алыштылар. Ведомство башлыгы ТАССР төзелүнең 100 еллыгын һәм Республика көнен бәйрәм итүгә төзелә торган объектларга игътибар итте.

Киңәшмә барышында Covid-19 белән зарарланудан профилактика һәм аңа каршы көрәш чараларына аерым игътибар бирелде. Василий Кудряшов төзелеш мәйданчыкларында расланган программа нигезендәге тикшерүләр кысаларында санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәүнең мөһимлеге турында тагын бер кат искәртте. 


18
май, 2020 ел
дүшәмбе

Быел Яр Чаллыда ябык футбол манежын файдалануга кертү планлаштырыла. Автокаладагы спорт объекты ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында төзелә.

Футбол манежын төзү ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе контролендә тора. Ел дәвамында балаларга футбол белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирәчәк яңа спорт объекты Гренада паркында урнашачак.

Хәзерге вакытта объектта төзүчеләр тарафыннан административ-көнкүреш корпусының тимер-бетон корылмалары, манеж фундаменты эшләнгән. Манежның тимер корылмаларын торгызу эше 50%ка башкарылган.

Ябык футбол манежын тапшыруның якынча вакыты 2020 елның сентябренә билгеләнгән.


16
май, 2020 ел
шимбә

Юбилейлы 1967 елда Казанда 2400 урынга исәпләнгән цирк, Совет түрәлеге өчен һәлак булганнарга 40 метрлы монумент, шәһәрнең үзәк мәйданында консерваториянең концерт залы, шәһәр яны тимер юл вокзалы, Актерлар йорты һ.б. файдалануга тапшырыла.

Элеккеге генерал Сандетский йортын картиналар галереясы өчен Ленин музей-йортын реконструкцияләү буенча зур эшләр башкарыла. Шуның белән бергә республика төзүчеләре торак йортлар салуга бәйле киеренке эшне дә дәвам иттерә. 1967 елда Татарстан буенча 443,97 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган. ⠀

Дөрес, республика буенча торак мәйданын файдалануга тапшыру бик тигез дәрәҗәдә бармаган. Торак йортларның шактый өлеше дүртенче кварталда гына файдалануга тапшырылган. ⠀

Дәүләт архитектура-төзелеш контроле инспекция башлыгы хисабында мондый хәл беренче яртыеллыкта кешелек һәм матди ресурсларның максималь рәвштә юбилей объектларын формалаштыруга юнәлтелүе белән генә түгел, ә объектларның кирпеч, тимер-бетон корылмалар һәм агач эшләнмәләр, газ җиһазлары белән тәэмин ителүенең дә канәгатьләндерерлек булмавына нигезләп аңлатылган.


15
май, 2020 ел
җомга

Халыкара гаилә көнен бәйрәм итү көнендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов Раимовларның хезмәт династиясе белән очрашты. Котлауларга ТР Дәүләт төзелешен күзәтчелеге Инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов та кушылды. Династия вәкилләре хезмәт юлы турында сөйләделәр, Раимовлар гаиләсе вәкиле - НадираНәҗип улы сүзләренә караганда, һөнәри тармак белән бәйле барлык нәрсәләр һәрвакыт «йөрәгебездә». Надир Нәҗип улы хезмәт юлын Казан инженер-төзелеш институтының политэкономия кафедрасы ассистенты булып башлый. ТАССР торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары булып эшли, ТР ДТИ нигезендә тора. Лаеклы ялга 2010 елда киткән. Аның улы-Шамил Надир улы 2011 елда ТР Дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясенә лаборант булып хезмәт итә, аннары төзелеш материалларын күзәтү бүлегенең 1 категорияле белгече була. 2015 елдан башлап ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясенең хокук идарәсе башлыгы булып эшли. Фәрит Хәнифов иң яхшы традицияләрне яшь буынга тапшыруның мөһимлеген ассызыклады. "Буыннан-буынга белем, тәҗрибә, эшкә мәхәббәт бирелгәндә-бу билгеле бер гаилә традицияләре. Теләсә кайсы уңышлы эшнең төп ресурсы-кешеләр. Без мондый гаиләләр булуыбыз белән горурланабыз, алар барысы өчен дә үрнәк булып торалар», - диде ведомство башлыгы. Очрашу ахырында министр җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм Раимовлар гаиләсенә нык сәламәтлек һәм иминлек теләде.


14
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның 28.03.2020 ел, №139 боерыгының 2 пунктын үтәү максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе (алга таба – Инспекция) тарафыннан 2020 елның 6 нчы маенда «Тикшерүләрне кыскарту турында» боерык кабул ителде.

Әлеге боерык кысаларында, Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексында билгеләнгән үзенчәлекләрне исәпкә алып, тикшерүләр санын киметү механизмы эшләнде. Аерым алганда, Инспекция тарафыннан төзүче оешмаларны, техник заказчыларны, төзелешне гамәлгә ашыручы башка затларны тикшерү хисабына капиталь төзелеш объектларын тикшерү санын кыскарту турында карар кабул ителде.

Коррупциягә каршы социаль рекламасына «Коррупциягә каршы бергә!» Халыкара яшьләр конкурсы игълан ителде. Чараны Рәссәй Федерациясе Генераль прокуратурасы оештыра. Бу конкурста катнашу өчен 14 яшьтән 35 яшькә кадәр булган яшь кешеләр чакырыла. Конкурс эшләрендә җәмгыять тормышының төрле өлкәләрендә коррупциягә каршы көрәшнең заманча дәүләт механизмнарын, шулай ук бу юнәлештә халыкара хезмәттәшлекнең ролен һәм әһәмиятен чагылдырырга кирәк. Эшләрне кабул итү 2020 елның 1 маеннан 1 октябренә кадәр ике номинациядә - «Иң яхшы плакат» һәм «Иң яхшы видеоролик» www.anticorruption.life конкурсының рәсми сайтында башкарылачак. Тулырак мәгълүматны сылтама буенча кереп алырга мөмкин:https://gsn.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_2333435.pdf


13
май, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген, 2020 елның 13 нче маенда, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов эш визиты белән Алабуга районында булды. Сәфәр барышында ул кайбер әһәмиятле объектларның төзелеш мәйданнарын карады.

Василий Кудряшов «Алабуга» күпләп сату-бүлү үзәгендә барган төзелеш эшләре белән танышты. Хәзерге вакытта төзүче оешма төзелеш эшләре тәмамлану турында хәбәр биргән. Капиталь төзелеш объектында проект буенча 16650 квадрат метр мәйданлы, коры һәм салкын зоналарга бүленгән азык-төлек склады каралган, аңа янәшәсендәге өч катлы административ-көнкүреш корпусы терәлеп торачак. Шулай ук якын-тирә территориядә автотранспорт предприятиесе һәм контроль-үткәрү пункты биналары да урнашкан.

Шуннан соң Василий Кудряшов ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Капиталь төзелеш объектларының төзелешен һәм үзгәртеп корылышын күзәтү буенча Төньяк-Көнчыгыш территориаль органы хезмәткәрләре белән очрашу үткәрде. Covid-19 белән зарарланудан профилактика һәм аңа каршы көрәш мәсьәләләре дә каралды.


12
май, 2020 ел
сишәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган «Җиңүне каршылап» балалар рәсем конкурсына йомгак ясалды. 9 нчы май алдыннан балалар авыр сугыш юлын үткән бабаларын искә алган һәм үз гаиләләренең геройларын сурәткә төшергән.

Ай дәвамында балалар үзләренең иҗади эшләрен ведомствоның электрон почтасына җибәреп барды. Нәтиҗәдә, жюри өчен иң яхшы эшләрне билгеләүгә бәйле катлаулы бурыч килеп туды.

Беренче урын җиде яшьлек Катя Титоренкога бирелде, икенче урында – 14 яшьлек Юрий Гераськин, өченче урынга сигез яшьлек Риана Мингалина лаек булды.

Инспекция конкурста катнашучы балаларга һәм аларның әти-әниләренә зур рәхмәт белдерә. Барлык эшләр дә кызыклы, якты һәм иң югары мактауларга лаек.

Иң яхшы рәсем авторлары истәлекле бүләкләр алачак. Билгеле сәбәпләр аркасында бүләкләү чарасы бераз соңрак үткәреләчәк. Шулай ук рәсемнәр социаль челтәрләрдә дә басылып чыгачак һәм бина фойесындагы күргәзмәдә лаеклы урын алачак. 


9
май, 2020 ел
шимбә

Хөрмәтле ветераннар, хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы, хезмәттәшләр!

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе коллективы сезне чын күңелдән 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы белән котлый! 

Бу тантаналы көнне без бөек каһарманлык бәрабәренә һәм үз гомерләрен корбан итеп,  дөньяны фашист явызлыгыннан азат иткән, нацист Германиясен җиңеп чыккан миллионлаган сугышчыларыбызны искә алабыз. Без сугыш кырларында ятып калган, тылда хезмәт иткән һәм сугыштан соңгы елларда илне торгызган совет кешеләрен искә алабыз.

Изге Җиңү турындагы хәтер озак гасырлар яшәсен өчен, шуның белән ватанпәрвәрлек, рух ныклыгы, Ватанга, гаиләгә һәм якыннарга мәхәббәт тәрбияләү – безнең бурыч.

Без үз геройларыбызның лаеклы нәсел-нәсәбе булырга, Җиңүнең нинди зур югалтулар хакына ирешелгәнлеген мәңге истә тотарга, бу якты бәйрәмгә катнашы булган һәркемгә рәхмәт әйтергә, әле исән калган аз санлы ветераннарыбызны истә тотарга һәм кадерләргә тиеш.

Барлык ветераннарга чын күңелдән сәламәтлек, озын гомер, игелек, иминлек, бәхет, тынычлык, күңел җылысы һәм игътибар телибез. Ул чорда үз гомерен фида кылып, Бөек Җиңү хакына көрәшкән, безгә тынычлык, ирек һәм бәхетле тормыш бүләк иткән  һәркемне мәңге хөрмәт итәчәкбез!


8
май, 2020 ел
җомга

Бүген, 2020 елның 8 нче маенда, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланылган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителү таләпләренә җавап бирүе турында ярашлылык бәяләмәсе тапшырып, Яр Чаллы шәһәрендәге ябык йөзү бассейнының әзер булуын раслады.

«Юбилейный» дигән яңа йөзү комплексы – ул 25 метр озынлыкта, 6 тармаклы зур бассейн һәм 10 метрлы балалар бассейны.

Бина эчендә уңайлы ял һәм спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да бар: заманча киенү-чишенү бүлмәләре, спорт залы, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлыклар, 50 урынлык трибуналар. Шулай ук территорияне төзекләндерү эшләре дә башкарылган.

Спорт объекты Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәрендәге 29нчы комплекста, Шишкин бульвары буенча урнашкан. Бинаның гомуми мәйданы 4 мең кв. метр тәшкил итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International