Утырыш барышында инспекция алдында торган агымдагы мәсьәләләр каралды, шулай ук алдагы эш планы билгеләнде.
Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов территориаль органнар җитәкчеләренә, хәтәр юнәлешле якын килүне исәпкә алып, төзелеш объектларындагы тикшерүләрне кыскартырга кушты. Әлеге тикшерүләр саны федераль законнарда билгеләнгән таләпләрдән ким булмаска тиеш.
Утырышта республика һәм федераль программаларны гамәлгә ашыру кысаларында дәүләт төзелеш күзәтчелеген алып бару турында фикер алыштылар. Ведомство башлыгы ТАССР төзелүнең 100 еллыгын һәм Республика көнен бәйрәм итүгә төзелә торган объектларга игътибар итте.
Киңәшмә барышында Covid-19 белән зарарланудан профилактика һәм аңа каршы көрәш чараларына аерым игътибар бирелде. Василий Кудряшов төзелеш мәйданчыкларында расланган программа нигезендәге тикшерүләр кысаларында санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәүнең мөһимлеге турында тагын бер кат искәртте.