Бүген, 2020 елның 13 нче маенда, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов эш визиты белән Алабуга районында булды. Сәфәр барышында ул кайбер әһәмиятле объектларның төзелеш мәйданнарын карады.
Василий Кудряшов «Алабуга» күпләп сату-бүлү үзәгендә барган төзелеш эшләре белән танышты. Хәзерге вакытта төзүче оешма төзелеш эшләре тәмамлану турында хәбәр биргән. Капиталь төзелеш объектында проект буенча 16650 квадрат метр мәйданлы, коры һәм салкын зоналарга бүленгән азык-төлек склады каралган, аңа янәшәсендәге өч катлы административ-көнкүреш корпусы терәлеп торачак. Шулай ук якын-тирә территориядә автотранспорт предприятиесе һәм контроль-үткәрү пункты биналары да урнашкан.
Шуннан соң Василий Кудряшов ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Капиталь төзелеш объектларының төзелешен һәм үзгәртеп корылышын күзәтү буенча Төньяк-Көнчыгыш территориаль органы хезмәткәрләре белән очрашу үткәрде. Covid-19 белән зарарланудан профилактика һәм аңа каршы көрәш мәсьәләләре дә каралды.